Икмәк бәясе кыйммәтләнү турындагы хәбәргә ачыклык керттеләр

Финляндия компаниясе, икмәк-күмәч ризыклары бәясе үсү турында хәбәр итеп, халыкны куркуга салган. Соңгы елларда икмәк җитештерүчеләрнең чыгымнары арта, ә керемнәре, киресенчә, кими. Багетлар җитештерүче Финляндия компаниясенең Россиядәге бүлеге – Fazer Group та бу хәлдән зыян күргән.

Шуңа финнар үз партнерларына продукцияләренең кыйммәтләнүе турында хәбәр тараткан. Фин багетларының үзкыйммәте 18 процентка арткан икән. Зыянны каплау өчен Fazer бәяне 16-30 процентка арттырмакчы, дип яза РБК.

Fazer Group илдә икмәк җитештерүче иң зур компанияләр бишлегенә керә. Финнар үз партнерларына, шартларын кабул итмәгән очракта, товар белән тәэмин итү бурычын үти алмаячаклары турында кисәткән.
Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы Fazer белдерүенә карата бик тиз генә аңлатма биргән. Министрлыктан хәбәр ителгәнчә, илдә икмәк бәясе үсүгә бернинди дә сәбәп юк.

— Аерым бер ассортиментлар бәясендә үзгәрешләр булырга мөмкин, гадәти хәл бу. Ләкин тулаем алганда икмәк-күмәч ризыкларын кыйммәтләндерү күздә тотылмый, – диелә министрлык хәбәрендә.

Ведомствода искә төшереп үтелгәнчә, Россия Хөкүмәте ашлык бәясен тотрыклыландыру өчен кайбер чаралар күргән. Шул ук вакытта илнең он тарту һәм икмәк пешерү предприятиеләренә барлыгы 4,7 миллиард сум күләмендә өстәмә субсидия бирелгән.


Фикер өстәү