Балалар арасында коронавирус йоктыручылар саны 14 тапкыр арткан

Шул сәбәпле Мәскәүдә балалар хастаханәләренә планлы нигездә, ягъни алдан язылып кабул итүне туктатканнар.

Башкалада COVID-19 һәм ОРВИ очракларының кискен үсүе күзәтелә. Соңгы ике атнада гына да чирләүчеләр саны биш тапкыр арткан.

Мәскәү Сәламәтлек саклау департаментында аңлатып үтелгәнчә, төп авырлык сырхауханәләргә төшә – чирләүчеләрнең 90 процентыннан артыграгына шунда хезмәт күрсәтелә. Шул сәбәпле ведомство мәскәүлеләрдән сырхауханә табибларына алдан язылып куелучыларны ике-өч атнага сабыр итеп торуларын сорый.

Сәламәтлек саклау департаментында басым ясап әйтелгәнчә, башкалада балалар арасында коронавирус йоктыручылар санының моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә үсүе күзәтелә. Ике атна эчендә алар арасында чирләүчеләр саны 14 тапкыр арткан: атнасына ике меңнән 28 меңгә җиткән, ә хастаханәгә салу очраклары 10 тапкыр арткан (хәзерге вакытта хастаханәләргә тәүлек саен уртача 120 бала озатыла). Коронавируслы балаларның яртысы чамасы – башка авырулардан дәваланганда чир йоктыручылар.

Шуңа күрә Мәскәүнең Сәламәтлек саклау департаменты балаларны планлы нигездә хастаханәләргә салуны өч атнага туктатып тору турында карар кабул иткән. Бары тик ашыгыч ярдәм күрсәтү таләп ителгән очракларда гына хастаханәләр нәни сырхауларны кабул итәчәк.


Фикер өстәү