Тарихка сәяхәт: 26 гыйнвар ниләр белән истә калган?

Халыкара таможня көне

Бу көнне 1953 елда Бельгиянең Брюссель шәһәрендә Таможня хезмәттәшлеге советының беренче сессиясе була. 1994 елдан ул Бөтендөнья таможня оешмасы дип атала башлый. Халыкара таможня көнен беренче тапкыр 1983 елда билгеләп үтәләр. Бу оешмада дөньядагы 180 таможня хезмәте әгъза булып тора. Россия 1992 елда керә.

Европача исәп

103 ел элек (1918) Владимир  Ленин “ Россия республикасында Көнбатыш Европа календарен кертү турында”гы декретка кул куя. Революциягә кадәр Россиядә исәп Юлиан календаре буенча алып барыла. Яңа декретта «Бу елның 31 гыйнварыннан соңгы көнне 1 февраль дип түгел, ә 14 февраль дип санарга» дип языла.

Кемерово өлкәсе

78 ел элек (1943) Кемерово өлкәсе оештырыла. Октябрь революциясенә кадәр өлкә территориясе Томск губернасына керә, аннан Көнбатыш Себер краеның, соңрак Новосибирск өлкәсенең бер өлеше була. Бүген анда 2,7 миллион кеше яши.

Ирекле типография

238 ел элек (1783) императрица Екатерина II “Ирекле типографияләр турында”гы указга кул куя. Бу документ нигезендә басма эше белән шөгыльләнүчеләргә мөмкинлек ачыла. Шәхси типографияләр Петербург белән Мәскәүдә генә түгел, Россиянең башка шәһәрләрендә дә барлыкка килә. Аларның эшчәнлегенә контрольлек итү полициягә тапшырыла. Әмма 13 елдан соң Россиядә китап бастыру эшләренең бик нык үсеп китүеннән куркып, патшабикә ирекне чикләүче указга кул куярга мәҗбүр була.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү