Бүген, 27 гыйнварда, төнлә һәм иртән Татарстанда томан көтелә һәм 18 градуска кадәр салкын булачак.
Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә. Төнлә һәм көндез урыны белән бераз кар, уртача тизлектә җил көтелә. Төнлә һава температурасы -13..-18 градус, ә көндез -7..-12 градус булыр дип фаразлана.
Синоптиклар юлларда бозлавык булуы турында да кисәтә.