Казанда яшь көрәшчеләр Каюм Насыйри истәлегенә бил алышты

Казанның 80нче мәктәбендә бөек галим, мәгърифәтче Каюм Насыйри истәлегенә 13-15 яшьлек үсмерләр арасында көрәш турниры узды. Казаннан, Лаеш, Биектау, Яшел Үзән, Кукмара һәм тагын берничә районнан җыелган яшь көрәшчеләр 9 авырлык үлчәвендә бил алышты.

Татарстанның көрәш федерациясе тарафыннан тәүге мәртәбә оештырылган турнирда катнашучыларның барысына да көрәш киеме бүләк ителде. Җиңүчеләр булып Лаештан Булат Габдерәфиев (36 кг.), Биектаудан Ислам Рәхимов (40 кг), Ранис Заһидуллин (50 кг.), Равил Гатауллин (75 кг.), Кукмарадан Ислам Нәбиев (45 кг.), “Ак барс” көрәш сарае командасыннан Кирилл Юрьев (55 кг.), Инсаф Лотфуллин (60 кг.), Әмир Ганиев (65 кг.), Әмир Якупов (70 кг.) танылды.


Фикер өстәү