Татарстанда тагын җиде кеше коронавирустан үлгән

Узган тәүлектә Татарстанда 7 кеше коронавирустан үлгән. Шулай итеп, пандемия башланганнан абирле республикада ковидтан үлемнең 1594 очрагы теркәлгән.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 1937, 1949, 1950 һәм 1952 елларда туган дүрт ир-ат, 1930, 1946, 1954 елларда туган өч хатын-кыз ковид корбаны булган.

Узган тәүлектә Татарстанда яңа ковид очраклары 777 булган, кичә коронавирус йоктыруның 698 очрагы ачыкланган иде.


Фикер өстәү