Йортка хуҗа булсаң, газ керә

Быел Татарстанда 8534 йортка бушлай газ кертәчәкләр. Былтыр «зәңгәр ягулык»ны 687 хуҗалыкка тоташтырганнар. Билгеле булганча, Россия Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе нигезендә, илдә социаль газлаштыру программасы тормышка ашырыла. Капка төбенә кадәр газны бушлай сузалар. Өйгә керткән өчен үзеңә түлисе.  

– Кулында йортка һәм шул җиргә документы булган һәр кешегә газ киләчәк. Кайберләренә тизрәк тә булыр, ә инде газ кертү өчен техник мөмкинлекләр булмаган очракта, газчылар мөрәҗәгать итүчегә үтенеч канәгатьләндереләчәк вакытны билгеләргә тиеш була. Безнең максат бер – газ кертергә гариза биргән һәр кешенең теләге үтәләчәк, – диде журналистлар белән очрашуда «ГазпромтрансгазКазан» оешмасы генераль директорының җитештерү буенча урынбасары Михаил Фролов.
2023 елга кадәр республикада 9 мең 270 йортка газ киләчәк. 2021 елда 687 йортка газ кергән. Быел эш зурдан булачак. 8 мең 534 йортка «зәңгәр ягулык» килер дип көтелә. 2023 елда исә 49 йортта яшәүчеләр газга тиенәчәк. Алга таба да эшләр дәвам итәчәк. Инде подрядчы оешмалар йортларга газ кертә башлаган. «ГазпромтрансгазКазан» оешмасы халыктан газ кертү өчен гаризалар җыюын дәвам итә. Быелның 28 гыйнварына 9 мең 581 гариза кабул ителгән. Бу эшләр өчен 4 млрд сумга якын акча тотылачак.
Михаил Фролов гаризаны ничек язасын да аңлатып үтте. Бер кеше документны берничә юл белән тапшырса да, ул бер генә тапкыр теркәләчәк. Буталчыклар булмаячак, дип ышандырды урынбасар.
– Гаризаны кәгазьдә тутырып, горгаз, райгаз оешмаларына тапшырырга да, «Дәүләт хезмәтләре» порталында да теркәргә мөмкин. Гаризада паспорт, СНИЛС мәгълүматларын, телефон номерын күрсәтергә, йортка һәм җир кишәрлегенә хокук билгели торган документларның күчермәсен кушымта итеп бирергә кирәк, – ди ул.

Татарстанда газлаштыру дәрәҗәсе 99,6 процентны тәшкил итә. Республикада 1,5 миллион фатир һәм йорт газга тоташтырылган. Ел саен 19 меңнән артык фатир һәм йортка газ кертелә.

Газлаштыру программасына ничек эләгергә соң? Бер шарт бар – кеше җиргә рәсми рәвештә хокуклы булырга тиеш. Газны өй җылыту һәм ризык әзерләү максатыннан кертүе шарт. Тагын бер кат исегезгә төшерәбез: газны өйгә кадәр кертү өчен акча түләргә туры киләчәк. Кайберәүләр газ кертү һәм кирәкле җиһазлар алу өчен субсидиягә өметләнә ала. Аның күләме 80 мең сумга җитәргә мөмкин. Бөек Ватан сугышы ветераннары, күпбалалы гаиләләр, инвалид сабый тәрбияләүчеләр, җан башына туры килгән керем 10 мең сумнан түбән булган кешеләргә бу сумманы тулысынча түлиләр. Җан башына кереме 10–19 мең сум булса, чыгымның 75 процентын каплыйлар.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 


Фикер өстәү