Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе: «Министрлык көненә 150ләп мөрәҗәгатькә җавап бирә»

Сәламәтлек саклау темасы — республика халкы арасында иң популяр темалар исемлегенә керә. Бу хакта «Татмедиа» агентлыгының еллык коллегиясендә Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Әлфия Хәсәнова әйтте. Эпидемиологик вазгыять — узган елеың төп темасы булган.

— Сәламәтлеккә бәйле вазгыятьне матбугат чаралары гына түгел, социаль челтәрләрдә дә яктыртабыз. Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы кабул ителгән мөрәҗәгатьләргә әзерләнгән җаваплар саны буенча икенче урында тора. Ведомство көнгә 150 мөрәҗәгатькә җавап бирә. Узган ел без 3603 мөрәҗәгатькә җавап әзерләдек, — диде Әлфия Хәсәнова.
Сүз уңаеннан, былтыр Татарстан матбугаты вакцинация һәм коронавирус темасына 40 меңләп материал әзерләгән. Оператив штаб 36 «туры эфир» оештырган.


Фикер өстәү