​Татарстанда бер ир ике дустын үтереп, аларның мәетләре янында ятып йоклаган

Татарстанда 60 яшьлек ир ике кешене үтергән һәм алар янында ятып йоклаган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Фаҗига Чистай районының Луч бистәсендә булган. Мәетләрне 1 февральдә көндез шәхси йортта тапканнар. Мәрхүмнәр 36 яшьлек хуҗа һәм аның 60 яшьлек кунагы булуы ачыкланган. Экспертлар торакны һәм мәетләрне караганнар. Ирләрнең тәннәрендә пычак белән кадалган эзләр булган.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, яраланган ирләрнең берсе үлеме алдыннан танышларына шалтыратып, әлеге хәл турында хәбәр итәргә өлгергән. Ирнең якыннары шунда ук полицейскийларны чакырткан. Хокук сакчылары килеп җиткәч гаҗәп хәлгә тап булалар: үтерүче үз корбаннары янында тыныч кына йоклап яткан була.

Шикләнелүчегә 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный.


Фикер өстәү