Владимир Путин Россиядә локдаун кертү мәсьәләсенә ачыклык кертте

Россиядә коронавирус аркасында яңа чикләүләр кертелмәячәк.

Россиядә коронавируска бәйле яңа чикләүләр кертергә уйламыйлар, локдаун турында сүз гомумән бармый. Бу хакта Президент Владимир Путин «Эшлекле Россия» иҗтимагый оешмасы әгъзалары белән очрашуда белдерде.

«Кичә кич, шактый соң гына бу тема буенча Хөкүмәт рәисе белән фикер алыштык, аның белән төнге икенчеләр киткәч кенә аерылыштык,  – дип сөйләде дәүләт башлыгы. –  Хөкүмәтнең өстәмә чикләүләр кертү турында ниндидер планнары юк».

Президент әйтүенчә, коронавирусның «омикрон» аркасында килеп чыккан үзенчәлегенә бәйле рәвештә, кайбер чаралар, киресенчә, юкка чыгарылырга мөмкин.

«Бернинди локдауннар да планлаштырылмый», –  дигән Путин.


Фикер өстәү