Татарстанда ипотека алучылар арта

1 гыйнварга Татарстанда яшәүчеләргә бирелгән торак ипотекасының гомуми күләме 347,6 миллиард сум тәшкил иткән.

Бу сан 2021 ел башыннан 28,3 процентка күбрәк. Үзәк банкның Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Марат Шәрифуллин әйтүенчә, республика халкы ипотекадан актив файдалана. Бер ел эчендә барлыгы 68 меңгә якын ипотека кредиты (2020 елдагыга караганда 5,5 процентка күбрәк) алынган. Узган елда ипотека буенча 176,3 миллиард сумнан артыграк акча бирелгән (еллык үсеш – 25,4 процент). Шул ук вакытта, банк бүлеге идарәчесе сүзләренә караганда, кредит алучылар бурычларын вакытында һәм төгәл түли. 1 гыйнварга  ипотека буенча бурычлылар өлеше кредит алучыларның нибары 0,4 процентын тәшкил иткән.


Фикер өстәү