Татарстанда гамәлгә куелган яңа фонд рухи-әхлакый үсеш белән шөгыльләнәчәк

Татарстанда “Игелек-Доброта” җәмгыятьнең рухи-әхлакый үсешенә ярдәм итү республика фонды гамәлгә куелды. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов бу җәһәттән тиешле Указны имзалады.

Күзәтчелек советына да Президент үзе җитәкчелек итәчәк. Аның урынбасарлары – Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм Министрлар Кабинеты аппараты башлыгы Шамил Гаффаров. Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Попечительләр советы рәисе булачак.

Фонд, җәмгыятьне рухи-әхлакый яктан үстерү белән беррәттән, Татарстан халыкларының гореф-гадәтләрен, традицияләрен саклау һәм ишәйтү, шулай ук фәнни, мәдәни, интеллектуаль һәм туристлык мөмкинлекләрен үстерү өчен дә булдырыла.

Фондның гамәлгә куючысы – Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы. Ул Казанда булдырылачак, эшчәнлеге Татарстан бюджеты хисабына алып барылачак.


Фикер өстәү