Теле пычракның җаны чистамы?

Рәсми тел, әдәби тел, норматив тел булган кебек, урам теле дигән лөгать тә бар бит әле. Әдәби телдән күпкә ярлы, сүз запасы азрак булган сөйләм. Гади халык көнкүрештә үзара аралаша торган ул телне шартлы рәвештә икегә бүлеп карарга мөмкин кебек. Ярлы булса да, колакны ярган сүзләрдән азат телгә һәм тозлы, борычлы кәлимәләр кулланып сөйләшә торганга. Соңгы очрак, мәгълүм ки, норматив булмаган лексика, татарча әйткәндә, сүгенеп сөйләшү була инде. Бу атнаның пәнҗешәмбесе шундый сүзләргә каршы халыкара көрәш көне (Всемирный день борьбы с ненормативной лексикой) дип билгеләп үтелгәнгә, без дә әлеге темадан читтә калмаска булдык.

Япон телендә гомумән дә сүгенү сүзләре юк, дип укыган идем. Ул халыкны үзара бик итагатьле диләр бит – булыр да. Тик менә иң итагатьле кешенең дә ачуы кайнап чыккан вакытлар була ич. Ул чагында нишлисе? Имештер, япон футболчылары, ачулары чыкканда, бер-берсен яисә каршы як команда вәкилләрен, аптырагач, испан, португал, инглиз телендәге алама сүзләрне кулланып битәрли, шуларны сибә икән. Кыскасы, кем нинди телдә нинди «яхшы сүз» белә – шуны куллана. Татар урысча сүгенгән кебегрәк килеп чыга инде. Нәфрәтләнгәндә, кан кызганда әйтелә торган сүзләр, «авыртуны җиңеләйтә торган»нар һәр халыкта да бардыр инде ул. Японнар, үзләренә тугры калып, андый чакта бөҗәкләргә мөрәҗәгать итә икән. Мәсәлән, кайсыдыр халык җиде катлы итеп сүгенер чакта алар «сытылган кандала» яисә «эче чыккан таракан» ди дә бетерә. Әлбәттә инде, моның ишене сүгенүгә кертеп булмый. Тик кемдер сине «эче чыккан таракан» дип атаса, бер дә шәп түгел инде. Андый чакта җавапсыз калу авыр. Ярый ла бөҗәкләр белән генә чикләнеп калсаң…

Татар телендә дә «түгәрәк сүзләр» хәтсез. Тик, күрәмсең, барыбер бик үк җитәрлек түгел. Күпчелек урысча сүгенмәс иде андый дефицит, кытлык булмаса. Лингвистлар әйтүенчә, сүгенү кәлимәләренең төбендә һәркем дә белгән өч-дүрт тамыр сүз ята. Гади халык кирәкмәгәндә бик тә иҗади, креатив бит безнең – ул шул сүзләрне җитмеш җидегә боргалап, бөкләп, килешләргә салып, ярлы сөйләмен шәпләп «баета». Урыс телен гайрәтле дип, бәлки, сүгенү сүзләре күп булганга да атыйлардыр. Шунысы да бар, төрләндерүләр, гомумән, әшәке сүз куллану, ызгыш, ачу, агрессия белән күпвакыт турыдан-туры бәйләнмәгән. Көн саен үтәлә торган ритуал – бер сәгатьлек кичке сәйранда фәкыйрегез ул үзенчәлеккә шактый еш тап була. Үсмерләр җыелган компанияләрдә – бакча-скверларда очрыйлар, тротуарларда йә мин аларны узып китәм, йә алар мине. Шул чакта колакның шәлперәеп шиңүләре…

Дүрт-биш кешелек төркемдә гадәттә берәр егет кисәге нидер сөйләп бара, калганнары тыңлый. Җөмлә саен ике-өч «ялгавыч» сүз. Күңелгә тигәне – өлкәннәрне «күрмәүдән» бигрәк, компаниядәге кызларның егет әйткән һәр сүзгә чыркылдап көлүе. Ул гынамы? Ике-өч үсмер кыз юкны-барны сөйләшеп каядыр ашыга һәм үзара әңгәмәдә без начарга, алар гадәтигә санаган сүзләрне рәхәтләнеп сибә. Ана булачак затлар. Мин үземне тынычландырган булам: «Гаиләдә адәм рәтле тәрбия алып үскәннәр бу вакытта дәреслек тотып утырадыр», «кыен» категориясенә эләккәннәр генә урамда бутала, күпчелек андый түгел», – дим.  Туктап, «лекция» укыган вакытлар да булгалады. «Сүгенеп, җыен алкаш, бомж, башка адәм актыклары гына сөйләшә – үзеңне шулар белән янәшә куясың ич, кешечә сөйләшеп кара», – дия идем. Дәшми тыңлап торалар, килешкән дә сыман итәләр иде, тик… Бер-ике атнадан шулар ук очрый, сөйләшүләре элеккечә үк «бизәкле».

Яшүсмерләрдәге тилемсә менталитетны яшьлеккә, алардагы субкультурага сылтап аңлатырга була, әлбәттә. Алардагы кыланчыклык, кәттә, гаярь булып күренәсе килү, сүгенүгә һәвәслек шул менталитетның состав өлешләре. Яшьтәшләре алдында алар үз-үзләрен шундый күркәм булмаган юллар белән «күтәрә». Акыл кергәч, күбесе алай кыланмаячак. Яшьләрдә генә түгел, гомумән, норматив булмаган лексикага әле тагын «сленг», «жаргон» дип аталучы категориядәге сүзләрнең дә керүе мәгълүм. Тыелмаган, ләкин телне баетудан бигрәк аны чүпләүче сүзләр. Өлкәннәр дә бөтенләй үк баш тартмаган ул кәлимәләрне дә яшь-җилкенчәк бик тә теләп куллана. «Телка», «тачка», «чалить», «фиолетово», «прикид» – алар шактый күп. Сүгенүгә кермәгән ул сүзләр дә үсмерләргә башкалардан аерылып тору, кәттә буласы килүдә шәп ярдәмче санала. Татар телендә генә, белүемчә,»сленг» юк. Бу очракта да, безгә, теләсәк-теләмәсәк тә, урысчага мөрәҗәгать итәсе…

Яңадан сүзләрнең «тозлы»ларына кайтыйк. Аларның агрессия вакытында, ачу чыккан чакта әйтелгәннәренә. Без барыбыз да хәзер белемле халык, чамалыйбыз: сүзләрнең дә энергетикасы бар. Әле нинди генә энергетика. Сүз белән кешене дәваларга, терелтергә һәм, киресенчә, чирләтергә, хәтта ки үтерергә дә була, диләр. Теле пычракның эче чиста түгел. Ачу белән ярсып әйтелгән начар сүз – җимергеч энергетика, эчтәге шакшыны, кара энергияне шул сүзләргә төреп «эфир»га җибәрү, башкаларга күчерергә омтылу. Кешегә эләкмәгән тәкъдирдә дә җимергеч ул көч катлам-катлам булып әйләнә-тирәгә утыра, диләр. Күптән бер укыган идем, лабораториядә, бодай орлыкларын начар сүзләр белән «эшкәртеп», туфракка утыртканнар. Утырткач, аларга шундый ук катлы-катлы оятсыз сүз сеңдерелгән су сибеп торганнар. Нәтиҗәдә орлыкларның 49 проценты гына тишелеп чыккан. Шундый ук орлыкны догалар укып утырткач, шытым 98 процент тәшкил иткән. Сүгенүнең асылын, сүзнең матди булуын төгәл аңлаткан тәҗрибә бу.

Кеше дигәнең үзенчәлекле зат. «Ул стрессны, ул ачуны эчемдә йөрткәнче, рәхәтләнеп катлы-катлы итеп сүгенәм дә, тышка чыгарып ташлыйм, бушанып калам, котылам», – диючеләр бар. Юк шул менә, кара энергия ерак китми. Ул безнең тирә-ягыбызда, без яшәгән мохиттә кала. Торган йортта, фатирда, эш урынында, урамда, ишегалдында кара болыт булып асылынып тора, сулар һавабызны, эчкән суны, туфракны агулый. Шулар аша яңадан бәндәгә әйләнеп кайта. Күңелсезлек, хәвеф-хәтәр булып, чир булып. Кешеләр сүгенеп, карганып, кемнедер каһәрләп, яманлап йөрүдән туктаганда гына дөньябыз сафлана, борчулар кими, хасталар бетә алыр иде кебек.

Наил Шәрифуллин

Фото: radioromantika.ru


Фикер өстәү