Узган ялларда Казанда 27 кеше трамвайга һәм метрога QR-кодсыз керергә җыенган

Узган ял көннәрендә Казан электр транспортының кондукторлары QR-кодсыз 27 пассажирны ачыклаган. 16 кеше трамвайда һәм троллейбуста булган, калган 11 кешене метрога кертмәгәннәр.

Бүгенге иртәдә контролерлар трамвайда һәм метрода 11 хокук бозучыны ачыклаган.

Моннан тыш, битлек режимын даими тикшерү дәвам итә. Бүген битлексез 63 пассажирны ачыклаганнар, аларның 46сы кисәтүдән соң битлек кигән, калганнары транспорттан чыккан.

«Метроэлектротранс» МУП Татарстан Министрлар Кабинеты карары буенча җәмәгать транспортында прививка турында QR-код, авырганлык яки прививканы кичектерү турында белешмә белән генә йөрергә мөмкин булуын искә төшерә.


Фикер өстәү