Торак-коммуналь хезмәтләре: нинди яңалыклар көтәргә?

Ел башына Татарстанда яшәүчеләрнең торак-коммуналь хезмәтләргә бурычы 8 миллиард сумга җиткән. Бу хакта Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин  хәбәр итте. Түләмәүчеләр – кемнәр алар? «ВТ» журналисты әнә шул сорауларга җавап эзләде.

Күп очракта бурычларны түләтер өчен әҗәтлеләрнең утын өзү, суын туктату, канализациясен ябып кую кебек чаралар күрелә. Пандемия аркасында бу катгый чаралар тукталып торды. Торак-коммуналь хезмәт күрсәтүче оешмалар халыкның хәленә керергә тырышты. Кем түли, кем түләми, яшереп калмыйлар хәзер: бурычлылар турындагы барлык мәгълүматны подъездларда «милекчеләр почмагы»на урнаштырып баралар. Казанның Совет районындагы Фәйзи, Глушко, Ваһапов урамнарында исә бурычлы кешенең исем-фамилиясе, ничә сум әҗәте барлыгы йорт диварына язылып куела. 20 елдан артык Азинода яшәүче Фатыйма Мусина, кеше өчен түләп ардык инде, ди.

– Күршемдә бер эчкече ир яши. Кеше җыеп ятарга ярата. Пенсиясен ала да эчеп бетерә. Әҗәте күп җыелган инде. Берничә йөз меңгә җиткән. Андыйлар кер дә юмый, үзе дә юынмый, чүп тә ташламый бит инде. Бер карасаң, бурычы да әллә ни җыелмас төсле. Тик тәртип бер: фатирда яшисең икән, түлисе шул, – ди Фатыйма апа. – Мөгаен, күршем коммуналь хезмәтләр өчен исәпләгеч буенча түләмидер дә. Матур гына йөргән чагында, әкрен генә әйтәм, аңлатам да инде. Тик файда юк. Эше судта икән инде. Фатирыннан чыгарып, урамда калмаса ярый.

«Жилище и комфорт» идарәче оешмасы вәкилләре иң элек әҗәтлеләр белән яхшы мөгамәлә булдырырга тырыша икән. Ничек тә, уртак тел табып, бурычны түләтмәкчеләр.

– Түләү-түләмәү кешенең үзеннән тора. Әҗәтлеләрне начар яши димәс идем мин. Дөрес, арада ирcез калган, әлегә түли алмыйм, диючеләр дә бар. Әмма андыйлар ике айдан артык бурыч җыймый. Ә кайбер кеше махсус түләми. Бер йортның тапшырылганына 12 ел инде. Шул вакыт эчендә бер дә түләмәгән кешеләр бар. Өйләренә кисәтү кәгазе алып килгәндә, түлибез, дип калалар, әмма  әйткәнне үтәмиләр, – ди идарәче оешма хезмәткәре Тамара Ильина. – Без хезмәт күрсәткән йортларның кайберендә бурычлы бер генә кеше дә булмый. Ә кайсыларында 2–3әр кеше түләми. Кемдер, кредитым күп, ди, икенчеләр оешмага ачулы, өченчеләр акча җиткезә алмауга сылтый.

Тамара ханым сүзләренчә, алар көн саен диярлек бурычлыларны эзләп йөри. Өйдә чакларын туры китерер өчен, хезмәткәрләргә атналар буе бер адреска килергә туры килә. Әмма алты ай түләмәсәләр, алар белән оешма юристлары эшли башлый икән. Ахыр чиктә, эш судка ук барып җитә.

«Татарстанның торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контроль буенча төбәк үзәге» башкарма директоры Дмитрий Романов коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүчеләрне берничә төркемгә бүлә.

– Беренчесе – төгәллек яратмаучы кешеләр, – ди ул. – Андыйларның акчасы да бар, әмма алар бу эшне сузып йөри, вакытында түләми. Бурычы җыелгач кына, аны каплый башлый. Икенче төркемгә җәмгыятьтән читләшеп, төрле бәйлелектән интегүче кешеләр керә. Бурычлылар арасында аз керемле кешеләр, акчасын җиткерә алмаучы пенсионерлар да бар. Әмма соңгылары бик тәртипле. Мөмкинлек булуга, әҗәтләрен түлиләр, – ди Дмитрий Романов.

Идарәче оешманың эшчәнлегеннән канәгать булмаган кешеләр дә, кимчелекләрне бетергәч, бурычын түли икән. Арада кайбер түләүләрне чигереп, анысын түләмәскә дә була, дигән сүз ишетеп, бурыч җыючылар да бар. Дмитрий Романов шулай ди.

– Ике айдан артык коммуналь хезмәтләр өчен түләмисең икән, бурыч суммасы шактый җыела. Арада үзенә субсидия тиешлеген белмәүчеләр дә очрый. Шуңа да хезмәт ветераны, эшкә яраксыз кеше, аз керемле һәм күпбалалы гаиләләр үзләре яшәгән районның социаль яклау бүлегенә барып, үзләренә тиешле ташлама яки субсидияне рәсмиләштерә ала, – ди ул. – Әгәр кешенең хәле авыр, вакытлыча түли алмый икән, бу очракта идарәче оешмага барып, бурычны түләргә вакыт бирүләрен сорап, гариза язарга кирәк. Ә инде үзегезгә хезмәт күрсәтүче оешма начар эшли, кайбер хезмәтләрне җиренә җиткермичә башкара икән, иң элек кулыгызда шуны дәлилләгән документ булсын. Моның өчен оешмага барып, бар кимчелекләрне күрсәтеп, акт төзергә кирәк. Бары тик шул очракта гына квартплатаны яңадан исәпләтеп алырга мөмкинсез.

 

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне киметү өчен:

– фатирларга шәхси исәпләгечләр урнаштырырга кирәк;

– кайнар, салкын су, электр энергиясе һәм газга исәпләгеч куеп була. Бу очракта күпме тотасыз, шуны гына түләячәксез;

– электр энергиясен аз тоту өчен сакчыл лампочкалар куйдырыгыз;

– көнкүреш җиһазларның «А» классын сайлагыз;

–  су краннарын экономияле режимга көйләгез;

– бәдрәфтәге суны күп сарыф итмәс өчен, махсус җайланма урнаштырыгыз;

– өегездәге һәр торба, кран төзек булсын.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү