Яшь галимә Назлыгөл Гәрәева: «Басуда узган дәресләрнең кирәге чыкты»

Шәһәр кызы Назлыгөл Гәрәева ничек итеп арышны арпадан аерырга өйрәнгән? Татар авыл хуҗалыгы фәнни тикшеренүләр институтының белгече белән фән дөньясына ничек килеп керүе, яшь галимнәргә мөнәсәбәт турында сөйләштек.

Назлыгөлгә – 28 яшь. Мәктәпне тәмамлагач, КФУның фундаменталь медицина һәм биология институтының генетика бүлегендә белем алган. Студент вакытта ук мөгаллим, биология фәннәре докторы Мира Пономарева кызның авыл хуҗалыгы өлкәсенә карата кызыксынуын күреп, аны үз янына – Татар авыл хуҗалыгы фәнни тикшеренүләр институтына эшкә чакырган. Бүген ул көзге культуралар селекциясе бүлегендә кече фәнни хезмәткәр булып эшли. Монда килүенә алты ел узган инде. Хәзерге вакытта авыл хуҗалыгы үсемлекләренең селекциясе юнәлеше буенча аспирантурада да белем ала.

– 2019 елда Татарстанда һәм Идел буе төбәкләрендә «карсыман күгәрек» («снежная плесень») барлыкка килү сәбәпле, уҗым культураларының яртысын харап иткән иде. Бу гөмбә авыруы кар астындагы көзге бөртекле культураларга зыян китерә. Шуннан соң институтта инфекцияле авыруларга каршы көрәшү өчен лаборатория ачылды. Без анда беренче итеп тритикалене (бодай белән арыш гибриды) тикшердек. Яңа ысуллар булдырдык. Тәҗрибә тупларга мәйданчыклар җитәрлек. Лаеш районының Олы Кабан авылында институтның эксперименталь мәйданчыгы урнашкан. Төрле басуларга чыгып, үсемлекләрне җыеп, тикшерүләр үткәрәбез. Үсемлекләрнең үсеш фазалары ничек узуын, нинди авырулар яки корткычлар янавын, вазгыятьне, уңайсыз шартларны ничек итеп яхшыртып булуын өйрәнәбез. «Карсыман күгәрек» авыруына каршы препаратлар бар. Әмма тулысынча нәтиҗә бирми, – дип сөйли Назлыгөл.

2019 елда хезмәттәшләре белән бергә «Культуралы үсемлекләрдә инфекцион чирләр: «карсыман күгәрек» үрнәгендә тикшерүләр үткәрү» дигән юнәлеш буенча мегагрант отканнар. Өч ел дәвамында хезмәт хакына өстәмә акча алган. Узган ел «Киләчәк фәне – яшьләр фәне» бөтенроссия фәнни бәйгесенең финалына үткән.

– Шәһәр кызы дип аптырамагыз. Басуларда йөрергә яратам мин. Балачагым Чүпрәле районының Яңа Ишле, Иске Кәкерле авылларында узды. Мәрхүм бабаем Җиһангәрәй Алимов баш агроном иде. Үзе белән ияртеп, кырга алып чыга да үсемлекләр турында сөйли, аннан элеваторга алып бара иде. Анда ашлыкны учларыма алам. Икмәк бит бу! Бу бөртекләр бар халыкны туендырырга җитә дип горурланып куям. Мин – шәһәр баласына бал кортлары безелдәвеннән башлап, кырда үскән күкчәчәкләр, ромашкалар, хәтта чүп үләннәргә кадәр кызык иде. Менә шунда бабай: «Кызым, монысы арыш, ә монысы арпа», – дип, аларны аерырга өйрәтте. Үсемлекләргә мәхәббәт шунда уянгандыр, күрәсең. Институтка эшкә керүемә бер дә үкенмим. Ел дәвамында фәнни хезмәтләр язабыз, грантларда катнашабыз, аптырап утырырга вакыт юк, – ди Назлыгөл Гәрәева.

– Яшь галимнәргә игътибар җитәме? – дип сорыйм аннан.

– Бүген грантлар күп, рәхәтләнеп катнашып, аны отарга мөмкин. Белгечләр башка өлкәләрне дә өйрәнә ала. Без, мәсәлән, химик-биологлар белән дә хезмәттәшлек итә алабыз. Әлбәттә, хезмәт хаклары күбрәк булсын иде. 20 мең сум хезмәт хакы белән генә ерак китеп булмый, – ди яшь хезмәткәр.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү