Үлү турында таныклык электрон рәвештә бирелә башлаячак

Аны тутыру мәҗбүри булачак.

1 марттан үлү турында электрон таныклыклар бирелә башлаячак. Премьер-министр Михаил Мишустин бу җәһәттән тиешле карарга кул куйган. Документта әйтелгәнчә, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы мондый таныклыкларның бердәм федераль реестрын алып барачак.

Электрон таныклыкларны тутыру мәҗбүри итеп куелачак. Сәламәтлек саклау өлкәсенең мәгълүмат системасында үлем сәбәбе, медицина оешмасы турында мәгълүматлар күрсәтеләчәк. Шуннан соң извещение ЗАГСның бердәм дәүләт реестрына, Росстатка һәм башка ведомстволарга җибәреләчәк.
Мондый документларны 1 марттан бирә башлаячаклар. Үлгән кешенең якынына документны беркая да тапшырырга кирәк булмаячак. Моңа кадәр үлү турында таныклыклар, бу хакта тиешенчә язып кую өчен, ЗАГСа китерелә иде. Хәзер әлеге эш уңайлылана.

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Татарстанда 2022 ел ахырында электрон паспортлар бирелә башлаячак. Республика пилот төбәкләр исәбенә кертелгән, шуңа күрә без цифрлы паспортларны беренчеләрдән булып алачакбыз.


Фикер өстәү