Путинның матбугат секретаре: Камилә Вәлиевага бөтен ил белән Олимпиадада җиңүен телибез

Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков Спорт арбитраж судының (CAS) фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиеваны Пекин Олимпиадасында шәхси ярышларга кертү буенча карар кабул итүенә фикерен белдергән.

Аның әйтүенчә, 15 яшьлек кызның алга таба ярыша алачагына Кремльдә утыручыларның барысы да шат, һәм бөтен ил аңа җиңү тели. Бу хакта “РИА Новости” яза.

“Без бөтен ил белән Камиләгә Олимпиадада җиңүен телибез. Моны без һәр спортчыга телибез. Һәрбер спортчының хыялы бу, һәрбер спортчы үз хыялына таба атлый. Без, һичшиксез, Камиләнең шәхси ярышларда катнашачагына шатбыз”, – дигән Песков.

Россия Президентының матбугат секретаре шулай ук 2022 елгы Олимпиаданың команда ярышларында яуланган алтын медаленең Камиләгә тизрәк тапшырылуына ышаныч белдергән.
“Безнең алтын медальгә килсәк… аның озакламый тапшырылачагына ышанабыз. Гәрчә, әлбәттә, ниндидер процедуралар аңа берникадәр йогынты ясарга мөмкин булса да”, – дип билгеләп үткән Песков.


Фикер өстәү