Мәет җирләгәндә күрсәтелгән хезмәтләргә бәяләрне йөгәнләргә җыеналар

Кеше кайгысында акча эшләп калырга теләүчеләргә чик куймакчылар. «Бердәм Россия» фракциясенә тапшырылган яңа закон проекты гамәлгә керә калса, ритуаль хезмәт күрсәтү тармагына тәртип салыныр дип өметләнәләр. Проект авторлары мәрхүмне җирләгән өчен  бәяләрне йөгәнләргә тәкъдим итә.

Бүген Казанда ритуаль хезмәтләр күрсәтүче агентлык «ярдәме» уртача 4800 сумнан башлана. Монда катафалк машинасы белән мәетне алып бару өчен кабык (яки табут) бәясе кергән. Мәетне юып, җирләү документларын ук әзерләп бирүләрен теләсәң, бу сумма тагын да артачак. Һәр хезмәт өчен тагын уртача 3 мең сум акча өстисе булачак. Һәрхәлдә, «ВТ» элемтәгә кергән башкаладагы бер ритуаль агентлыкта әнә шулай дип аңлаттылар. Уртача алганда, бу эш 20 мең сумга төшә. Аңлашылганча, өстәмә хезмәтләр белән чыгымнар да арта.

Казанның Кадыш бистәсендә яшәүче Зөлфия Минһаҗева исә бу саннарга ышанып бетмәскә киңәш итте. Узган ел әтисен җирләгән ул. «Сентябрь аенда коронавирустан әтием вафат булды. Туган ягы – Апас районына алып кайтып җирләрсез, дип васыять иткән иде. Бер ритуаль агентлыкка шалтыратып, шулар ярдәменә генә таянырга булдым. Баштарак мәетне әзерләү, алып кайту чыгымнары 25 мең сумга төшәчәк дип санаганнар иде. Авылга кайтып җиткәнче бу сумма 35 мең сумга җитте. Тегесен әйтергә онытканбыз, монысының бәясен дөрес әйтмәгәнбез, дип акландылар. Аны уйлап торыр чак идемени, күпме сорадылар, шуның кадәр түләдем инде», – ди Зөлфия ханым.

Яңа закон әнә шундый аңлашылмаучанлыкларны кисәтер дип көтелә. Ул гамәлгә керә калса, ритуаль хезмәтләрне моның өчен рөхсәт алган агентлыклар гына күрсәтә алачак. Аларны махсус реестрга кертәчәкләр. Биредә алар башкарган эш тә, бәясе дә күрсәтеләчәк. Шушы ук реестрга үз эшен намус белән башкармаган ритуаль агентлыкларны да кертергә җыеналар. Моннан тыш ритуаль хезмәтләргә дә ил күләмендә уртача бәя билгеләргә җыеналар. Монда документлар әзерләп бирү, мәетне соңгы юлга озату өчен кирәк-ярак бирү, аны зиратка алып кайту, җирләү кебек төп хезмәтләр турында сүз бара. Кайбер төр хезмәтләр бушлай күрсәтеләчәк. Моның өчен хөкүмәт ритуаль агентлыкка 6964 сум күләмендә компенсация түләячәк. Аның күләме ел саен индексацияләнер дип көтелә. «Ритуаль хезмәтләр базарын көйләү бу өлкәдәге бәяләрне дә йөгәнләячәк. Юкса, бүген күп кенә шәхси оешмалар үз хезмәтләре өчен чамадан тыш зур сумма сорый. Араларында бушлай күрсәтелергә тиешле хезмәтләр өчен дә акча сораучылар бар», – ди проект авторларының берсе, Дәүләт Думасы депутаты Светлана Разворотнева.

Яңа закон проекты буенча үз эшен намус белән башкармаган, хәрәмләшкән ритуаль агентлыклар җәзага да тартылачак. Әйтик, рөхсәте булмаган килеш ритуаль хезмәт күрсәтсә, аңа 50–150 мең сум күләмендә штраф салыначак. Вазыйфаи затларга моның өчен – 100–200 мең сум, юридик затларга 1 млн сумга кадәр штраф чәпәргә җыеналар.

Татарстан Диния нәзарәтенең мәетләр җирләү буенча хезмәте җитәкчесе Рамил хәзрәт Мингәрәев тәкъдим ителгән яңа закон проектына уңай карый.

– Бу өлкәдә эшләүче барлык оешмаларны да намуссыз эшли дип әйтергә ярамый. Араларында, билгеле, кеше кайгысын уйламаган, хәлгә керә белмәгән, Аллаһ ризалыгы өчен түгел, ә акча өчен эшләүчеләр дә бар. Әмма үз хезмәтләрен җиренә җиткереп башкаручылар да бар. Шуңа күрә эшчәнлекләрен тикшермичә-өйрәнмичә, нәтиҗә чыгару һәм яла ягу дөрес түгел. Дин кардәшләргә ышанычлы оешмаларга гына мөрәҗәгать итәргә киңәш итәм. Мисал өчен, рәсми рәвештә эшләгән мәчетләргә һәм имамнарга, – ди Рамил хәзрәт. – Гадәттә якыннарны җирләү мәсьәләсе килеп баскач, кайгыдан югалып калган кешеләр тиз арада эшне оештыруга мохтаҗлык кичерә. Шундый вакытта ярдәм итәр өчен, Татарстан мөфтиятенең мәетләр җирләү хезмәте эшли. Безнең белгечләр мәрхүмнең туганнарына мәет озатуны оештыруның теләсә кайсы этабында ярдәм итәчәк һәм ислам кануннары буенча күмү эшләрен һәм йолаларын гамәлгә ашырачак. Әлеге хезмәт тәүлек буе эшли.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү