Түбән Камада укучы бала мәктәпкә пистолет алып килгән

Түбән Каманың 32нче мәктәбендә 8 сыйныфта укучы бала дәресләргә пневматик пистолет белән килгән. Бу турыда массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә хәбәр чыкты.

«Татар-информ» агентлыгына Түбән Кама районы администрациясе матбугат хезмәтендә районның Мәгариф идарәсенә сылтама белән аңлатуларынча, бу факт буенча тикшерү үткәрелгән, вазгыять контрольгә алынган. Идарә белгечләре мәктәп администрациясенә киңәшләр биргән, укучының ата-анасы һәм укучы белән эш алып барыла.


Фикер өстәү