16 яшьлек үсмер мәктәпкә пистолет алып килеп, атыш оештырган

Зыян күрүчеләр бар.

Санкт-Петербургта бер үсмер пневматик пистолеттан атыш оештырган. “Фонтанка” басмасы хәбәр иткәнчә, бу хәл Калинин районы Фән проспектында урнашкан 633 нче мәктәптә килеп чыккан. Бина эчендә дә, янында да атышлар булган. Биредә хәзер тикшерүчеләр, полиция хезмәткәрләре һәм табиблар эшли.

Фаҗига бүген көн урталарында килеп чыккан. 16 яшьлек үсмер өеннән мәктәпкә пневматик пистолет алып килгән. Башта урамда – мәктәп янында, шуннан соң бина эчендә берничә тапкыр аткан. Үсмернең сыйныфташлары җиңелчә яраланган.

Хәзер ул тоткарланган. Үзенең гамәлен, шаяртырга гына теләгән идем, дип аңлаткан.


Фикер өстәү