Татарстан Идел буе төбәкләре арасында хезмәт хакы күләме буенча икенче урынны биләгән

Башкортстан Идел буе төбәкләре арасында иң югары хезмәт хакы түләнә торган республика булып чыккан. Мондый мәгълүматны сайттан эш эзләү буенча экспертлар ачыклаган. Тикшеренүдә 163 мең вакансия катнашкан.

Башкортстанда уртача хезмәт хакы 48 мең сумга якын. Анда иң күп хезмәт хакын сәнәгать өлкәсендә эшләүчеләр ала. Аларның хезмәт хакы 65 мең сум тәшкил итә. Төзелеш өлкәсендә хезмәт хакы 62 мең тирәсе. Татарстан рейтингның икенче баскычын биләгән. Бездә уртача хезмәт хакы 46 мең сумны тәшкил итә.


Фикер өстәү