Татарстанда күп балалы гаиләләр саны ике тапкыр арткан

Татарстанда күп балалы гаиләләр саны соңгы ун елда ике тапкыр диярлек арткан, дип белдерде Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы Эльмира Зарипова.

Аның сүзләренә караганда, 2012 елда республикада 24,8 мең күп балалы гаилә исәпләнгән, ә бүгенге көндә аларның саны 40,5 мең тәшкил итә. Зарипова фикеренчә, күп балалы гаиләләрнең артуында социаль түләүләрнең дә өлеше бар.


Фикер өстәү