Кырга – чыгарга, халыкны – тыңларга

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәткә эшлекле сәфәр кылды. Биредә ул район Советы сессиясе эшендә, Урсала микрорайонында балалар бакчасын ачуда катнашты, шулай ук нефтьчеләр шәһәрендә яшәүчеләр белән аралашты.

Парламент башлыгының эшлекле сәфәре «Русалочка» балалар бакчасы белән танышудан башланды. Әлмәттә аның ачылышын инде күптән көткәннәр. Соңгы вакытларда халык саны арта барган әлеге зур микрорайонда әлегәчә бер генә бакча эшләгән. «Русалочка» 140 баланы кабул итәргә әзер. Биредә алты төркем эшләячәк. Шуның өчесе – 3 яшькә кадәрге балалар өчен. Моннан тыш авыррак сөйләшүче сабыйларга аерым логопедия төркеме булдырылган. Фәрит Мөхәммәтшин балалар бакчасы мөдиренә уенчыклар сатып алу өчен сертификат тапшырды.
Узган елның эш йомгакларына багышланган хисап сессиясе «Әлмәт» иҗтимагый үзәгендә узды. Район хакимияте башлыгы Тимур Ногманов әйтүенчә, узган ел нефтьчеләр шәһәре өчен шактый ук уңышлы булган. Район республиканың социаль-икътисад үсеш рейтингында беренче өчлеккә кергән. Биредә Татарстанның бөтен сәнәгать продукциясенең өчтән бер өлеше чамасы җитештерелә. Әлмәт районы – тулаем территориаль продукт күләме ягыннан – икенче урында. Социаль инфраструктура өлкәсендә күп кенә проектлар «Татнефть» компаниясе акчасына тормышка ашырыла.
Тимур Ногманов җәмәгать транспорты проблемасына аерым тукталды. Район башлыгы, бизнесның әлеге төренең предприятиеләр өчен табышлы булмавын искәртеп, республика җитәкчелегенә муниципаль җәмәгать транспорты мәсьәләләрен төрле яклап хәл итү мөмкинлеген карау үтенечен җиткерде. «Транспорт оешмалары, чыгымнарны тиешенчә компенсацияләү мөмкинлегенә ия булмау сәбәпле, һәр нәрсәдә экономияләргә мәҗбүр», – диде ул.
Фәрит Мөхәммәтшин үзенең чыгышында иң элек Әлмәткә – үзенең туып-үскән районына килгән саен аерым бер хисләр кичерүен искәртте. «2021 елдагы кыенлыкларга карамастан, әлмәтлеләр республика икътисадына лаеклы өлеш кертте», – дип билгеләп үтте парламент башлыгы.
Әмма авыл хуҗалыгын үстерү ягыннан Әлмәт 43 район арасыннан 40 нчы урында гына бара. «Мин бу җәһәттән кимчелекләр, файдаланылмый килүче мөмкинлекләр турында сөйләргә мәҗбүр. Сезнең басу-кырлар начар түгел. Авылда яшәүчеләр саны кимү аңлашыла анысы. Татарстанда гына түгел, бөтен ил күләмендә шулай. Әмма ничек кенә булмасын, авыл хуҗалыгы мәсьәләсе белән шөгыльләнергә, барлык мөмкинлекләрне эшкә җигәргә кирәк», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Дәүләт Советы Рәисе район сессиясендә гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм сайлаучылар наказлары белән эшләүгә аерым игътибарын юнәлтте. «Сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлау алдыннан 6 меңнән артыграк сайлаучылар наказын алдык. Бик зур сан бу. Без бер генә мөрәҗәгатьне дә игътибарсыз калдырмаячакбыз. Сезнең – җирле идарәдәге наказлар. Аларның берсенең генә дә игътибарсыз калмавы мөһим», – диде ул.
Әлмәттән соң Фәрит Мөхәммәтшин Бөгелмәгә юл тотты. Ул районның хисап сессиясе утырышы йомгаклары турында сөйләп, болай диде: «Районның икътисади, социаль һәм мәдәни тормышындагы бурычларны хәл итүдәге уңай үзгәрешләрне билгеләп үттем. 2019 елда узган хисап сессиясендә район җитәкчелеген тәнкыйтьләгән булсам, быел Бөгелмәнең үсеш буенча җитди адым ясаганын күрдем. Иң мөһиме – кешеләрнең кәефе яхшырган. Моңа мин сәфәр барышында инандым».


Фикер өстәү