Татарстанда инфляция күрсәткече 8,9 процентка җиткән

Республикада еллык инфляция күрсәткече гыйнвар аенда 8,9 процентка җиткән. Елның беренче аенда ул 0,8 процентка арткан. Татарстанстат сайтында шулай дип хәбәр ителә. Азык-төлек хакы 2021 елның декабрендәге белән чагыштырганда 1,5 процент чамасы арткан. Бер елда бәяләр 11,5 проценттан күбрәккә үскән.

Сәнәгать товарларына килсәк, узган айда алар 0,4 процентка (бер ел эчендә – 9,2 процентка) кыйммәтләнгән. Хезмәтләр бәясе 0,5 процентка (бер ел эчендә – 5 процентка) арткан. Белгечләр әйтүенчә, озакламый сөт һәм сөт ризыклары да кыйммәтләнергә мөмкин.


Фикер өстәү