Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, күренекле татар рәссамы Зөфәр Гыймаев кичә вафат булган.
Бүген аны соңгы юлга озаталар. Хушлашу мәрасиме 11.30 сәгатьтә „Казан нуры“ мәчетендә була, – дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге.