«Татар. Блогер» бәйгесендә җиңү яулаган Руфия Мөхетдинова: «Авыл блогы ул – авылдашларны, якташларны туплап тору мәйданы»

«Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьләләре комиссиясе ярдәме белән «Матбугат.ру» порталы оештырган «Татар.Блогер» республикакүләм бәйгесенең «Иң яхшы авыл аккаунты» номинациясе җиңүчеләре арасында Руфия Мөхетдинова да бар. Ул Казанда яши, туган җире – Яшел Үзән районы Урысбага авылының блогын алып бара. Шәһәрдә яшәп, авыл тормышын ничек, ни дәрәҗәдә белеп була? Мондый гамәлнең авыл халкы өчен файдасы бармы, кирәкме ул? Руфия белән әнә шундыйрак сорауларга  җавап эзләдек.

Күңел эше

-Авылга кайткач, гел матур күренешләрне, су буйларын, чишмәләрне фотога төшерергә яратам мин. Бервакыт күбәеп киттеләр. Телефонның хәтере җитми башлады. Алып ташларга да кул бармый. Нишлим икән дип аптырап йөргәндә, «Матбугат.ру» сайты җитәкчесе Данил Сәфәров Инстаграм алып бару буенча укулар үткәрде. «Үз авылыгызның аккаунтын булдырыгыз да шуны алып барып карагыз», – дип киңәш бирде. Җәй көне ялга кайткач, кызыксынып, үзем өчен генә дип, авыл битен булдырдым. «Туган ягым Урысбагам» аккаунтының беренче постына туганым Альмира апа башкаруында «Урысбагам» җырын куйдым. Авылдашыбыз Фәнис Шакиров аңа клип та төшергән иде.

Баштарак язылучылар да бик аз булды, авыл халкы аңлап та бетермәде кебек. Аның каравы, тора-бара бу эш үземә ошап китте. Альбомнардагы аклы-каралы фотоларны урнаштыра башладым. Аылдашлар да тартылды: флешмобларда катнаша башладылар. Төрле бәйрәмнәрдә төшерелгән фотолар җибәрүләрен дә сорадым. 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан «Солдатта булган диләр» дигән флешмоб игълан иттем. Анда армия сафларында хезмәт иткән 100 дән артык якташыбызның фотолары урнаштырылды. 9 Май алдыннан «Урысбага авылы батырлары» хэштегын булдырдым. Атна буена ветераннарның фотолары килеп торды. #Җиләкле Урысбага, #Минем кабак иң зуры, #Ямьле безнең авыл өйләре кебек акцияләр дә төркемне җанландырып җибәрде. Мәктәп тормышына бәйле фотолар да күп килә. Шулай итеп, авыл халкы, комментарийлар язып, рәхәтләнеп аралаша башлады. 2019 елдан бирле 900 дән артык пост урнаштырылды инде. 1000 нән артык язылучыбыз бар. Тик мин сан артыннан куарга кирәкми дигән фикердә. Монда нигездә Урысбага чишмәсенең суларын эчеп үскән, бер авыл һавасын сулап, бер юллардан йөргән якташларыбыз аралашырга тиеш дип саныйм.

Элек авыл төркемнәре аз иде. Бигрәк тә пандемия чорында авыл җирлекләре, клубларның үз аккаунтлары яңгырдан соң чыккан гөмбә кебек артты. Тик алар барысы да бер калыпта, билгеле бер кагыйдәләргә буйсына, чикләүләр дә бар. Мин алып бара торганында бернинди чикләүләр дә юк. Шуңа халык күбрәк тартыла, языла, аралаша дип уйлыйм. Чыннан да, мактанып утырып кына булмый бит, чеметкәләп ала торган постларны да куярга туры килә. Кайдадыр юллар начар чистартылган, кайдадыр чүп өемнәре күбәйгән – болары да авыл тормышы. Авылдашлар һәр күренешкә үз фикерләрен белдерәләр.

Авыл аккаунты ул – бик күп вакытны ала, финанс яктан түләнми, әмма рәхәтлек китерә торган күңел эше. Әлегә кызыксынуым бик көчле. Үзем өчен яңалыклар ачам, өйрәнәм. Авылдашлар белән гел элемтәдә торам, рәхмәтләрен дә җиткерәләр. Бәйгедә җиңү яулау авылыбызны бигрәк тә танытты. “Башваткыч” тапшыруында да катнашырга насыйп булды. Күп кенә матбугат чараларында кечкенә генә авылыбызның исеме яңгырады. Шуңа күрә мондый блогны авылда яшәп алып барасыңмы, әллә инде шәһәрдәме – бернинди киртәләр юк дип уйлыйм. Иң мөһиме,  үзеңдә – теләк, халыкта  активлык булу кирәк.

Бергә тартабыз

Яшерен-батырын түгел, блогны алып бара башлаганда, арбаны үзем генә тарттым. Хәзер исә авыл җирлеге башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин, мәдәният йорты мөдире Люция Садриева штаттан тыш хәбәрчеләр кебек. Мәчеттәге яңалыкларны Илшат Шиһапов җиткерә. Соңгы елларда авылдашыбыз Рөстәм абый Сәйфуллин, Казан, Мәскәү, Петербург архивлары белән аралашып, авыл тарихына бәйле материаллар әзерли башлады, Аларны #Урысбага тарихы хэштегы белән урнаштырып барабыз. Киләчәктә бәлки китап чыгарырга да насыйп булыр. Тагын бер авылдашыбыз Фәнис Шакиров, авыл күренешләрен, бәйрәмнәрне гел фото-видеога төшереп, безнең белән уртаклаша.

Авылыбыз Казаннан ерак түгел. Әти-әнием шунда яши. Җай чыккан саен кайтырга тырышабыз. Балалар да каникулларны әби-бабай янында үткәрәләр. Бездә дә проблемалар һәр җирдәгечә инде: халык саны азая, өлкән яшьтәгеләр генә калып бара, мәктәптә укучылар саны кими. Югыйсә авылда бөтен уңайлыклар бар. Ут-су кертелгән, асфальт түшәлгән. Авылдашыбыз, иганәчебез Равил Гарипов һәр эштә ярдәм кулы суза. Авыл уртасында спорт мәйданчыгы бар. Җәй көне анда балалар мәш килә, кыш көне тимераякта шуабыз. Тирә-як авыллар арасында хоккей ярышлары да үткәрелә. Авыл егетләрен тренерыбыз Наил абый Сәйфуллин әзерли. Җиңү паркы белән балалар мәйданчыгы да бар. Чишмәләребез төзекләндерелгән. Авыл җәй көннәрендә шау чәчәккә күмелә. Кеше аз дип тормыйлар, бәйрәмнәрне дә  үткәрәләр. Ел саен Сабантуй гөрләп уза. Якташларыбыз Чишмә, Урам бәйрәмнәренә кайта. Балык тоту бәйгесе дә бик күңелле оештырыла.

Интернетлаштык

Блогка читтә яшәүче якташлар күбрәк язылган. Алар еш кайта алмыйлар. Ә интернет аша күзәтү бик тә уңайлы. Ярдәм сораучылар да бар. Аккаунтны сугыш елларында Красноярск шәһәрендә яшәп калган авылдашыбызның кызы эзләп тапкан. Шалтыратты. “Әтием күптән вафат, нәселебезне барлыйбыз. Үзем исән чакта шәҗәрәбезне төзисем килә”, — ди. Бер сәгать аралаша торгач, аның ирем ягыннан туган кеше булуы ачыкланды. Узган ел бер апа: «Әтием сезнең авылдан иде. Мин Урысбагада ике яшьлек чагында гына булганмын. Әтиебез үлгәч, элемтәләр өзелде. Хәзер авылда туганнарыбыз бармы икән?» – дип хәбәр җибәргән. Шул ханымга әтисенең апасының телефон номерын табып җибәрдек. Хәзер аралашып торалар.

Блогның тагын бер уңайлы ягы бар: берәр өмә үткәрәсе булса, игъланны алдан куябыз. Кайтучылар күп була. Узган ел зират капкасын да авылдашлардан җыелган сәдака акчасына яңарттык. «Минем авылга кайтып йөрергә кешем юк, әмма акчасын күчерер идем», — дип язучылар да булды. Халыкка юбилярларны котлау да бик ошый. Киләчәктә якташлар белән туры эфирлар да алып барырга уйлыйм. Бер сүз белән әйткәндә, авыл блогы ул – авылдашларны, якташларны  туплап тору мәйданы.

Блогны алып бара башлаган чорда авылда интернет бик начар тота иде, авыл башына чыгып, йорт түбәсенә менеп, пост урнаштырып йөргән чаклар да булды. Хәзер күп кешедә интернет бар. Күбесе Инстаграмга теркәлгән. Баштарак, юк, кирәкми, дип каршы килеп маташсалар да, кызыксынулары җиңде: үз әтием белән әнием дә кушылдылар. Әнием хәзер киңәшләрен дә биреп тора.

Дөнья мәшәкатьләре белән гомер дигәнең шундый тиз уза икән ул. Кайчагында авылның матурлыгына, урман-болыннарына күз төшерергә, кошлар сайравын ишетергә вакыт җитми кебек. Әти-әниләре вафат булу белән тиз генә йорт-җирләрен сатып китүчеләр дә байтак. Андый кешеләрне  туктатасым, уй-фикерләрен туган җирнең матурлыгына, нәсел, нигез төшенчәсенә юнәлтәсем килә. Авыл блогы мондый очракларда да ярдәмгә килә.

Фәния Әхмәтҗанова

 

 


Фикер өстәү