Россиянең иң көчле фигуралы шуу осталарыннан берсе Алена Косторная күнегүләр вакытында икенче тапкыр кулын сындыруын әйткән. Бу хакта ул инстаграмдагы фан-аккаунтында урнаштырылган видеода сөйли.
Спортчы кыз бу юлы да нәкъ менә бозда күнегүләр ясаган вакытта кулына зыян китергән . “Нишләтәсең, шулай да була икән”, – дип сыкрана ул видеода.
Косторнаяның әлеге сезонда икенче тапкыр имгәнүе икән инде бу. Кулын сындыруы аркасында 2021 елның декабрендә Россия чемпионатында катнаша алмаган. Ә моңа кадәр җанатарларын киләчәккә планнары белән таныштырып, тагын дүрт ел бозда калырга җыенуын әйткән. Кыз үзенә теләктәшлек итүчеләргә рәхмәтләрен ирештергән.
Исегезгә төшерәбез: Алена Косторная атаклы тренер Этери Тутберидзе җитәкчелегендә әзерләнә. Кыз бер тапкыр Европа чемпионы исемен яулауга иреште. Россия чемпионатында ике тапкыр – “бронза”, бер тапкыр “көмеш” алды.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat