Суперфудлар: файдасы нидә һәм ни өчен аларны көндәлек менюга кертергә кирәк?

Безнең өчен ят тоелган “суперфуд” сүзен дөрес туклануга багышланган һәр язмада диярлек очратырга мөмкин. Нәрсәне аңлата соң ул? Кемдер аның организм өчен бик зур файдасын күрсә, кайберәүләр өчен ул маркетинг хәйләсе кебек кенә тоела. Суперфудның, бигрәк тә вируслы чирләр таралган чорда, организмга файдасы нидән гыйбарәт? Табиб-диетолог, медицина фәннәре кандидаты, NL International компаниясенең стратегик партнеры – ULTRANOVATION R&D Laboratory нутрициологы Наталья Голушко әнә шул хакта сөйләде.

Суперфуд – нәрсә ул?

Иң элек әлеге төшенчәнең нәрсә аңлатуын белергә кирәк. Эксперт әйтүенчә, ниндидер ярдәмче ингредиентлар кушылмаган, 100 процентка табигый компонентлардан торган тиңдәшсез продукт төре бу.

Суперфудның бер калориясенә бик күп микъдарда биологик актив матдә туры килә. Ягъни аның азык кыйммәте гадәти продуктныкы белән чагыштырганда  – күпкә югары. Шул сәбәпле ул витаминнарга, минерал, аминокислота, омега-3, азык җепселләре, пребиотик, антиаксидантларга гаять бай. Кыскасы, бу продукт – кечкенә генә булса да, төш кенә: организмны ул  күп кенә проблемалардан саклап калуга ярдәм итә.

Суперфудлар диетология өлкәсендә инде узган гасырның урталарында Япония, Канада һәм Кушма Штатларда пәйда булган. Безнең илгә алар соңрак килеп кергән. Аның каравы, хәзер көннән-көн популярлаша. Соңгы ике елда суперфудларга карата кызыксынуның аеруча нык артуын искәртеп узарга кирәк: пандемия хөкем сөргән бер мәлдә кешеләрнең үз сәламәтлегенә игътибарлырак була башлавына бәйле бу. Әмма шуны аңларга кирәк: аерым бер ризык төре түгел, ә рационны баетучы, сыйфатлырак итүче өстәмә бу.

“Рационга суперфудлар өстәү – туклану культурасының үсүе ул. Шулай ук безнең нәрсә ашавыбызны һәм ни өчен ашавыбызны аңлау да. Алар безнең организмга матдәләр алмашын яхшырту, иммунитетны ныгыту, организм мөмкинлекләрен үстерү өчен кирәкле матдәләр бирә. Суперфудларны куллану – бик уңайлы һәм гади”, – ди Наталья Голушко.

Үрдерелгән ашлык яки чиа орлыклары турында белмәүчеләр сирәктер инде хәзер. Әмма суперфудлар исемлеге шушы ике продукт белән генә тәмамланмый. Аларның кайберләренә тәфсилләбрәк тукталып үтик.

Фото: pexels.com

Тәмләткечләр

Иң элек Көнчыгышныңкызыл алтыны” – шафран турында берничә сүз.

“Анда актив компонентлар күп. Шулар хисабына шафран ялкынсыну һәм йөткерүдән котылуга ярдәм итә. Ул шулай ук  тынычландыра. Моннан тыш тикшеренүләр нәтиҗәләре аның йокысызлыктан һәм стресстан котылу мөмкинлеге бирүен күрсәтә. Аш-суга өстәп җибәрелгән шафран безне тынычландыра”, – дигән фикердә Наталья Голушко.

Имбир соңгы ике ел дәвамында чын мәгънәсендә “әҗәл”дән коткаручы продуктка әйләнде.

Пандемия башлангач, шундук аны кулланырга кирәклеген әйтә башладылар. Коронавирус чорында тәүге суперфудка әверелде ул. Чыннан да, имбир иммунитетны ныгыта. Ул шулай ук ялкынсынуга, йөткерүгә каршы көрәшү, тән температурасын төшерү, тирләтеп, чирне организмнан куу үзенчәлегенә ия. Ягъни анда сулыш алу системасын ялкынсынудан коткару өчен кирәкле барлык матдәләр бар, ди белгеч.

Гөмбәләр

Кытай медицинасында шиитаке, кордицепс, муэр гөмбәләре иммунитетны ныгытучы ризык сыйфатында кулланыла. Алар чирдән соң тизрәк аякка басу өчен, акыл көче сорый торган хезмәт һәм физик нагрузкалар вакытында, нык борчылганда яки дулкынланганда тынычлану өчен ярдәм итә. Гөмбәләрнең уникаль составка ия булуына бәйле бу. Тәгаенләп әйтсәк, аларда аксым микъдары күп, ә май – юк дәрәҗәсендә. Аминокислоталарга, иммунитетны булдыруга ярдәм итүче полисахаридларга (бета-глюкан), витамин һәм минераллар, тимер, селен һәм магнийга бай.

Мәсәлән, шиитаке дигән агач гөмбәсе составында иммунитетны булдыруга ярдәм итәрдәй витаминнар һәм глюканнар микъдары зур.

Фотода шиитаке гөмбәсе

Кордицепс гөмбәсе стресска каршы көрәшү үзенчәлегенә ия. Составындагы коэнзим Q10, В төркемендәге витаминнар, шулай ук А, С, E, D витаминнары һәм минераллар – тимер, бакыр, цинк хисабына күзәнәкләрнең энергетикасын яхшырта.

Үрдерелгән ашлык һәм хлорофилл

Соңгы елларда үрдергән ашлык кулланучылар күбәйде. Бу – бик дөрес. Ник дигәндә, алар витаминнарга, минерал, фермент һәм антиоксидантларга гаять бай. “Үрдерелгән ашлыкта биологик актив матдәләр 300-1200 процентка арта. Ягъни аларда биологик актив матдәләр максималь дәрәҗәдә югары”, – ди белгеч.

“Үрдерелгән бодайда аксым, май һәм углеводларның инде өлешчә эшкәртелгән булуы мөһим. Әйтик, аксымнар пептидлар һәм аминокислоталарга, майлар – май кислоталары һәм углеводлар – моно һәм дисахаридларга таркала. Бу исә аларның җиңел һәм тиз үзләштереләчәген аңлата. Ә кешеләргә чирдән соң аякка басу өчен  нәкъ менә шулай кирәк тә”,  – дип билгеләп үткән Наталья Голушко.

Фото: superfood GREEN

Шпинат порошогы, хлорофиллга бай булуы сәбәпле, кан составын яхшырта, аны кислород белән баета. Хлорофилл үзенчәлекләре кандагы гемоглобин функциясенә охшаш. Бер генә аермасы бар: гемоглобин үзәгендә тимер торса, хлорофиллда – магний. Шуңа күрә аны усемлекләрнең “каны” дип атыйлар. Ул кан составын һәм төрле органнар системаларында кан әйләнешен яхшырта, күзәнәкләр алмашын тизләтә, аз канлылыкны булдырмый”, – дип аңлаткан белгеч.

Сәламәтлек өчен

NL International компаниясе UP2U суперфудларын тәкъдим итә.  Порцияләп, бик уңайлы капларга тутырылган, 100 процентка табигый продуктлар бу. Хәзерге вакытта аларның биш төре сатыла. Болар – SEED («Семена»), FIBER («Волокна»), GOLD («Золото»), MUSHROOMS («Грибы»), GREEN («Зелень») суперфудлары.

Фото: superfoodGOLD

Бу суперфудларның барысы да ризыкка өстәмә рәвешендә кулланыла. Аларны рационга кертүнең бернинди дә кыенлыгы юк. Тәмләткечләр сөт һәм аш, “второй”лар өчен әйбәт. Ә инде хлорофиллы яки орлыклы суперфуд – йомырка тәбәсе, ботка, салат, йогырт яки токмачка өстәп җибәрү өчен бик кулай булачак. Азык җепселләреннән торган компонентларны – кефир, йогыртка өстәргә. Гөмбәне – ит ризыкларына, шулай ук бәрәңгегә, дөге, яшелчә, токмачка соусларга кушып җибәрергә мөмкин.

Ризык әзерләргә вакыты булмаганнар өчен коктейльгә UP2U суперфудларыннан берсен кушып эчүдән дә әйбәте юк. Организм өчен бик файдалы эчемлек! Әйтик, шоколадлы яки ванильле коктейльгә бер төргәк суперфуд өстәп, блендерда болгатабыз. Әзер булуга ук, эчәбез.

Инде әйткәнебезчә, суперфудлар  калориясе бик аз, ә файдасы зур булган 100 процентка табигый матдәләрдән тора. Алар ризыкларны файдалыракка әйләндереп, организмга сихәт бирә.


Фикер өстәү