Рөстәм Миңнеханов: “Илебез алдындагы кыенлыкларны бергәләшеп хәл итә алачагыбызга ышанам”

Халыкара вазгыять катлаулы булган бер мәлдә, бердәмлек күрсәтеп, Россия Президенты Владимир Путин кабул иткән карарны хупларга кирәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе утырышында шулай дип белдерде.

“Донбассны саклау буенча махсус хәрби операция үткәрү турында карар кабул ителде. Килеп туган мондый шартларда бөтен җәмгыятебезне бер йодрыкка тупларга, бердәмлек күрсәтергә, ил җитәкчелеге кабул иткән карарны хупларга, республиканың барлык системалары, предприятиеләре һәм учреждениеләре эшчәнлеген тәэмин итәргә тиешбез”, – диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов, Украинаның Минск килешүләрен үтәүдән баш тартуы, көньяк-көнчыгышында рус телле халыкка карата геноцидның дәвам иттерелүе, Киев режимының Россия иминлегенә тагын да ныграк яный башлавы сәбәпле, Россия Югары башкомандующие Владимир Путин тарафыннан Донецк һәм Луганск республикаларын тану, махсус хәрби операция уздыру турында карарлар кабул ителгәнен искә төшерде.

“Илебез алдындагы кыенлыкларны бергәләшеп хәл итә алачагыбызга ышанам”, – диде Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү