Татарстан Президенты һәм UIM башлыгы су-мотор спорты өлкәсендә хезмәттәшлек турында фикер алыштылар

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара су-мотор спорты федерациясе (UIM) Президенты Рафаэль Кьюлли белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Рөстәм Миңнеханов һәм Рафаэль Кьюлли республиканың халыкара су-мотор спорты федерациясе белән алга таба хезмәттәшлекне үстерү, шулай ук Казанда UIM эгидасы астында ярышлар уздыру мөмкинлеге турында фикер алыштылар.

Татарстанның суда узышларны оештыру тәҗрибәсе бар. 2011 һәм 2012 елларда Казанда Түбән Кабан күле акваториясендә F1H2O классында катерларда узышу буенча дөнья чемпионаты этаплары узды. Гомумән алганда, ярышларның һәр этабында 60 меңнән артык кеше катнашты.


Фикер өстәү