Фәрит Мөхәммәтшин халык белән аралашты

Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партия рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлегендә халыкны кабул итте. Аралашу онлайн-форматта барды.

Әлмәт районының Тайсуган авылында яшәүче Венера Исрафилова Татарстан парламенты җитәкчесеннән телефон аша балалар бакчасы һәм мәктәп янындагы юлда транспорт хәрәкәтен оештыруга ярдәм итүне сорады. Аның әйтүенчә, биредә машиналар бик кызу йөри, ә бу хәл балалар, ата-аналар һәм башка җәяүлеләр өчен зур куркыныч белән яный. Машина йөртүчеләр, тизлекне киметсен өчен, юлның әлеге өлешендә ясалма “түмгәк” эшләп кую әйбәт булыр иде, диде ханым.

Әгерҗе шәһәреннән Евгений Охотников та “Бердәм Россия”нең төбәк бүлеге җитәкчесенә шундыйрак үтенечен җиткерде. Ул Крестьянская урамындагы юл аша чыгу өчен җәяүлеләр сукмагы булмавын әйтте. Шул сәбәпле балаларга юл аша чыгу бик кыен, дип борчылуын белдерде ул.

Телефон аша шалтыратучылар Фәрит Мөхәммәтшинга территорияләрне төзекләндерү, медицина ярдәме күрсәтү, дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләрен күтәрде.

Дәүләт Советы Рәисе туры элемтәгә чыгучыларның һәммәсенә үз районнарындагы проблемаларга битараф калмаулары өчен рәхмәт белдерде. Ул барлык мөрәҗәгатьләрнең, өйрәнелеп, муниципалитетлар җитәкчеләре белән уртак эш барышында хәл ителәчәген искәртте.


Фикер өстәү