Начар исләргә ГОСТ кертү тәкъдиме белән чыкканнар

Хәзерге вакытта лабораторияләрдә һавага матдәләр бүленеп чыгу һәм аларның тупланышы нормативларына гына таянып эш ителә.

Новосибирск химигы зур шәһәрләр һавасының пычрануыннан котылу өчен начар исләргә ГОСТ эшләү тәкъдимен күтәргән. Россия Фәннәр академиясе Новосибирск органик химия институтының Экологик тикшеренүләр лабораториясе мөдире, химия фәннәре кандидаты Сергей Морозов тәкъдиме бу. Аның әйтүенчә, нәкъ менә ГОСТ һаваны пычрату чыганакларын билгеләүгә ярдәм итәчәк. Әлегә лабораторияләрдә белгечләр фәкать һавага матдәләр бүленеп чыгу һәм аларның һавадагы тупланышы нормативларына гына таянып эш итә. Әмма бу нормативлар кешенең ис сизү дәрәҗәсеннән инде күпкә “артта калган”.

Морозов аңлатып үткәнчә, нәрсә исе – сырмы, шәраб яки тирес исеме килүен аңлатырдай бернинди дә норма юк. Бары тик билгеле бер матдәләргә нормативлар гына бар.
Федераль яңалыклар агентлыгы мәгълүматларына караганда, Новосибирскида начар ис чыганагын белә алмыйлар. Әледән-әле бөтен шәһәргә ниндидер сасы ис тарала. Экологлар фикеренчә, елгаларның пычрануына бәйле бу. Бөтен чүп-чар һәм производство калдыклары шуңда ыргытыла. Дәүләт мониторингы мәгълүматларына караганда, һәр ай саен суда зур күләмдә агу тупланылуы теркәлә. Суда авыр металлар – марганец, алюминий, цинк һәм нефть продуктлары бик күп тупланган.


Фикер өстәү