“Татарстан халыкларының яшьләр ассамблеясе” иҗтимагый оешмасы рәисе Тимур Кадыйров: «Путин бик четерекле, әмма зирәк һәм кирәкле карар кабул итте»

Ил Президенты Владимир Путин бик четерекле, әмма зирәк һәм кирәкле карар кабул итте. “Татарстан халыкларының яшьләр ассамблеясе” иҗтимагый оешмасы рәисе Тимур Кадыйров Россия Кораллы көчләре бүген башлаган махсус хәрби операөия турында әнә шундый фикер җиткерде.

Тимур Кадыйров әйтүенчә, 193 милләт вәкиле яшәп килүче Россия өчен, аерым алганда, Татарстан өчен төрле милләт һәм дин вәкилләре арасында дустанә мөнәсәбәтләр хас. «Бу мәсьәләдә без һәрбер гаделсезлекне аеруча кискен тоябыз. Шуңа күрә Владимир Путин 8 ел дәвамында Украина хакимияте ягыннан һөҗүмгә һәм кимсетелүләргә дучар булып килүче Донецк һәм Луганск республикаларында яшәүчеләрнең мөрәҗәгатенә игътибарсыз кала алмады. Без сезнең белән тугандаш Украинада Россия яклы кешеләрне һәм рус мәдәниятен кысрыклап чыгару шаһитларына әйләндек. Милли җирлектәге чып-чын геноцид бу. Бүгенге цивилизацияле җәмгыятьтә моңа юл куярга ярамый», – диде ул.

“Татарстан халыкларының яшьләр ассамблеясе” иҗтимагый оешмасы рәисе ил Президентының карарын хупларга һәм, билгеле бер структураларга яраклашырга тырышмыйча, тугандаш илләр һәм халыклар арасында милләтара нәфрәт уты кабынуга юл куймаска чакырды.


Фикер өстәү