Транспорт министрлыгы Россиянең Көньягыннан күченергә теләүчеләргә ярдәм итәргә әзер

Россия Транспорт министрлыгы, тимер юл һәм автомобиль маршрутларын кулланып, Россиянең Көньягыннан күчеп китәргә теләгән һәркемгә ярдәм итәргә әзер булуы хакында белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Булган транспорт ресурслары ниятләгән эшләрне чынга ашыру өчен җитәрлек. Урыннарда кирәкле бөтен ярдәм күрсәтеләчәк. Бу эшкә барлык хезмәтләр, шул исәптән волонтерлар да җәлеп ителәчәк», — дип искәртте министрлык вәкилләре.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Украина белән Россия арасындагы вазгыять катлаулануга бәйле рәвештә, Росавиация илнең көньягында урнашкан шәһәрләрдәге 12 аэропортның эшен вакытлыча туктаткан иде. «Казан» һәм «Бигеш» аэропортларында көньяк юнәлештәге рейслар кичектерелде.


Фикер өстәү