Песков Россиянең изоляциядә калмаячагын белдергән

Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков Россия Федерациясенең “тимер пәрдә” артында, ягъни изоляциядә калмаячагын әйткән. Бу хакта Кремль вәкиле брифинг барышында белдерде, дип хәбәр итә “Газета.ru”.

“Россия кебек ил “тимер пәрдә” артында кала алмый. Әлбәттә, кайбер дәүләтләр белән проблемалар барлыкка килергә мөмкин…” – дигән Песков.
Президентның матбугат секретаре әйтүенчә, Россия инде хәрби операциягә кадәр дә кайбер дәүләтләр белән теге яки бу проблемалар алдында калгалады.

Шулай ук Песков белдергәнчә, Россия армиясенең ахыргы максаты – Украинадагы сугышны бетерү.
Исегезгә төшерәбез: бүген Россия Президенты Владимир Путин Донбассны саклау буенча махсус хәрби операция үткәрү турында карар кабул итте.
Украина, үз чиратында, бөтен ил территориясендә хәрби хәл тәртибен кертте.


Фикер өстәү