Татарстанда коронавирустан тагын биш үлем очрагы расланган

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын биш кеше вафат булган.

Гомумән алганда, пандемия башланганнан бирле Covid аркасында 1722 татарстанлы вафат булды, дип хәбәр итә Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы.

Соңгы тәүлектә 1949,1950, 1958 елгы өч ир-ат, 1936 һәм 1940 елда туган ике хатын-кыз үлгән, диелә хәбәрдә.


Фикер өстәү