Татарстан чаңгычылары бишенче мәртәбә Россия Кубогын отты

Татарстан җыелма командасы чаңгы узышлары буенча Россия Кубогына ия булды. Бу – якташларыбызның 5 нче җиңүе. Татарстан чаңгычылары мондый уңышка рәттән 4 нче тапкыр ирешә.

Безнекеләр ир-егетләр беренчелегендә дә, хатын-кызлар арасында да беренче булды. Гомуми зачетта республика спортчылары икенче урындагы Төмән командасын 3523 очкога артты калдырды.

Россия Кубогының 27 февральдә Төмәндә узган ахыргы ярышында спортчылар скиатлонда көч сынашты. Ир-егетләр арасында 30 чакрымлык дистанциядә Татарстаннан Антон Тимашов җиңү яулады. Хатын-кызлар арасында 15 чакрымлык узышта якташыбыз Алия Икъсанова өченче булды.


Фикер өстәү