Казанда янәдән суытырга мөмкин дип кисәттеләр

Регионга Арктика йогынтысы булса, кышкы салкыннар Татарстан башкаласына әйләнеп кайтырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына профессор, Казан дәүләт федераль университетның география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Салкыннар кире әйләнеп кайтса да, алар кыска вакытлы булачак. Ультраполяр һава торышы урнашу соңгы вакытта сирәк күренеш. Урамда инде яз, кояш күп. Мөгаен, март җылы һәм кояшлы булыр. Айның икенче яртысы яңгырлы һәм җылы булырга мөмкин», — дип саный ул.

«Казан-университет» метеостанциясе мәгълүматларына караганда, март аенда Казанда уртача айлык температура гадәттә -4,2 градусны тәшкил итә, ә явым-төшемнәр күләме — 34 миллиметр.

КФУ галиме шулай ук яз иртә килгән очракта март башында шәһәрдә уртача тәүлеклек температура -4 градустан алып -7 градуска кадәр булырга мөмкин, бу нормадан күпкә югары, дип билгеләп үтте.


Фикер өстәү