Ялларда һава торышы кискен үзгәрәчәк

Алдагы берничә көндә Татарстанда явым-төшемнәрсез, әмма томанлы һава торышы көтелә. Шимбә, 5 мартта синоптиклар карлы-яңгыр, буран булачак, дип хәбәр итә.

2 һәм 3 мартта төнлә һава температурасы -6…-12 градуска кадәр төшәчәк. Урыны белән -16 градуска кадәр суытырга мөмкин. Көндезге сәгатьләрдә Татарстанда һава температурасы -5 градустан +1 градуска кадәр күтәреләчәк, дип фаразлыйлар Татарстанның Гидрометеоүзәгендә.

4 мартта исә бераз кар явачак. Төнлә -4…-9 градус булса, көндезге сәгатьләрдә -4 градуска кадәр суытачак.
Шимбә һава торышы сизелерлек үзгәрәчәк. Юеш кар, урыны-урыны белән буран һәм көчле җил булуы көтелә. Төнлә һава температурасы -3…-8, көндез 0…-5 градусны тәшкил итәчәк.


Фикер өстәү