Үрелмәсен куллар төймәгә… Дөнья күчәре Украинадагы вакыйгалар тирәсендә әйләнә

Үткән атнада башланып киткән махсус операция бүген бөтендөнья матбугат чараларының игътибар үзәгендә. Мәгълүмат кыры фейк һәм фейк булмаган хәбәрләр белән тулып ташый, берсен икенчесеннән аерып алу да кыен. Әмма бер нәрсә ачык аңлаешлы: аны дөнья җәмәгатьчелеге кабул итә алмады, планетакүләм зур протест акцияләре оешты, Көнбатыш илләре бердәм рәвештә Россиягә каршы икътисади сугыш игълан иттеләр. Санкцияләрнең өченче пакеты тормышка ашырыла башлады инде. Искә төшерәбез: барысы дүрт «тыю» пакеты планлаштырылган иде. Өченчесе – икенчесеннән, икенчесе беренчесеннән катырак. Әлегә дүртенче пакет запаста саклана.

Махсус хәрби операция планлаштырылганча ук бармый. Мәскәү икенче көнне үк инде сөйләшүләр өстәле янына утыру тәкъдиме белән чыкты, әмма Киев «сөйләшү без куйган шартларда гына башлана ала» дип үҗәтләнеп кире какты. Шулай да якшәмбе көнне алшартларсыз гына сөйләшүләрне башлап җибәрү турында килешүгә ирешелде. Дүшәмбе иртәсе бу юллар язылганда, әле диалог башланмаган иде, әмма аннан зур нәтиҗә көтәргә ярамый. Махсус операция вакытлыча булса да туктатылса, зур уңыш булачак.

Россия конфликтка уңайсыз фонда керде. Дөнья җәмәгатьчелеген һәм сәясәт элиталарын «Киевта фашистлар утыра» дигән формулага ышандырып булмады. Икенче тәүлектә үк «бандерачы»ларга финанс һәм хәрби ярдәм күрсәтелә башлады.  28 февраль көнне видеоконференция форматында АКШ, ЕС һәм алты Европа дәүләте, НАТО, Канада, Япония җитәкчелегенең сөйләшүе көтелә. АКШның БМОдагы вәкаләтле вәкиле соңгы унъеллыкларда беренче тапкыр БМОның Генассамблеясы чакырылуын искәртте.

Гомуми фон начараюын дәвам иткән бер мизгелдә, Владимир Путин оборона министрына һәм Генштаб җитәкчесенә «тоткарлау көчләре»н «аерым хәрби кизүлек режимы»на күчерү турында әмер бирде. Бу хәбәрне ишеткән һәркемнең йөрәге дерт итте. Мәскәү асылда соңгы уен картасын өстәлгә чыгарып салды һәм моны Көнбатышта җитди кабул иттеләр. Бу карарны АКШта Берләштерелгән штаблар җитәкчелеге комитеты һәм АКШның Европадагы көчләре җитәкчелеге катнашындагы киңәшмәдә тикшерделәр. Вашингтон фикеренчә, әмер Россия гаскәрләре дүрт тәүлек эчендә сугыш кырында көтелмәгән уңышсызлыкка очраганда бирелде. Пентагон вәкиле әлегә бу хакта мәгълүмат җыюларын, әмма Путин карарының хәвеф уятуын әйтте. Хәл бик киеренке, әлбәттә, әмма атом-төш шартлавы булмас, аек акыл өстенлек итәр. Тик Киевта очрашуның уңышлы буласына бик ышанып бетмиләр әле никтер. НАТО блогы Украинага хәрби юк итүче очкычлар бирәчәген рәсми игълан итте. Димәк, махсус операция дәвам итәчәк. Шулай да «Ватаным Татарстан» хәбәрчесенең фаразы яхшы бу мәсьәләдә. Масштаблы зур шартлау булмаячак, тактик атом-төш бомбасы шарт итү ихтималы бик кечкенә генә бар-барын. Без Толстойның мәшһүр романы исемен «Махсус операция һәм тынычлык» дип үзгәртергә дә риза, бомба гына шартламасын.

                                               Рәшит Фәтхрахманов

 

 


Фикер өстәү