Гомер бәясе – 300 сум?! 1 марттан яңа төзелә торган йортларга янгын хакында хәбәр итүче җайланма куячаклар

 Агымдагы елның 1 мартыннан яңа төзелә торган торак йортларның барысына да янгын хакында хәбәр итүче җайланма куячаклар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Күзәтчелек һәм профилактика эшчәнлеге департаменты директоры Ринат Еникеев хәбәр иткән иде.

– Кагыйдәләр җыелмасына яңа төзелгән йортларда янгын сигнализациясе һәм махсус датчиклар урнаштыруга бәйле таләпләр кертелде. Янгын турында хәбәр итү җайланмалары янгын сигнализациясе системасы булмаган күп катлы йортлардагы барлык фатирларда да мәҗбүри рәвештә куелачак, – дигән иде ул бер очрашуда.

Уч төбенә сыярлык җайланма кеше гомерен коткарып кала. Ул, өйдә төтен чыгуга, хәбәр бирә. Хәтта аш бүлмәсендә берәр ризык көеп китсә дә, ачы тавыш белән кычкыра башлый. Батареялар ярдәмендә эшләүче җайланманы түшәмгә беркетәләр. Бәясе дә кыйммәт түгел, 300–400 сумга алырга була. Гадәттә, йортларга ул җиһазны берничәне куялар. Җиһазның куәтлерәге дә бар, анысының бәясе – 2500–4000 сумга кадәр. Чаллыда яшәүче Айдар Насыйбуллин үз фатирына да, авылда яшәүче әнисенә дә әлеге җайланманы куйдырган.

– Узган ел декабрь аенда әниебезне шушы җайланма коткарды. Әти вафатыннан  соң, күпме генә чакырсак та, безнең белән яшәргә шәһәргә күченмәде. Ноябрь аенда, күңелем сизенепме, шушы җайланманы алып кайтып куярга булдым. Әнием газга таба куйган да урамга чыгып киткән. Ут өстәлдәге чүпрәккә капкан. Ярый әле әни әлеге җайланманың тавышын ишетеп, өйгә кергән. Юкса өебез янып бетәр иде. Янгын чыгуны кисәткеч йортыбызны да, әниебезне дә саклап калды, – ди Айдар.

Билгеле булганча, социаль яктан имин булмаган, матди яктан кыен хәлдә калган гаиләләргә, физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләргә, шул исәптән авыру бала тәрбияләүчеләргә, күпбалалы гаиләләргә, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, 70 яшьтән узган өлкәннәргә әлеге җиһаз бушлай куела.

– Әлеге җиһазларны баштарак халык аңлап бетермәде. Өлкән кешеләр, батареясы бетеп, тавыш биреп утырганына да борчыла иделәр. Хәзер бик теләп куйдыралар.  Татарстан Президенты ярдәме белән  җиһазлар бушлай кайтарыла. Районның социаль яклау бүлеге аша җайланмаларга гариза биреп була. Әгәр кешегә бушлай тиеш түгел икән, ул очракта сатып алалар инде. Хәер, соңгы елларда халык үзе дә уяуланды, йортларын мөстәкыйль җиһазландыручылар да бар, – ди Балтач районының Сосна авылы җирлеге башлыгы Фәнил Габдрахманов.

САН

Янгын чыгуны кисәтүче җиһаз Татарстанда 2016 елда куела башлый. Республикада соңгы 5 ел эчендә ул 86 янгын хакында хәбәр бирә. Шул рәвешле 174 кешене коткаралар. Быел кисәтүче җайланма 2 кешенең гомерен саклап кала.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү