Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» хоккей клубы уенчылары һәм тренерлары белән очрашты

«Ак Барс» хоккей клубы Татарстанның горурлыгы һәм чын бренды булып тора. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан командасы уенчылары һәм тренерлары белән очрашуда әйтте. Очрашу плей-офф уеннары башланыр алдыннан «Татнефть-Арена» да узды.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, коронавирус пандемиясе аркасында чемпионат катлаулы шартларда узды. «Төрле кыенлыклар булды. Әмма, шуңа да карамастан, сез лаеклы, һөҗүм итүче һәм кызыклы уен күрсәттегез. Алда безнең плей-офф. Аңлашыла ки, бу уеннар җиңел булмаячак, чөнки барысы да җиңәргә тели. Әмма безнең команданың потенциалы зур һәм иң югары пьедесталга чыгу мөмкинлеге бар», -диде Татарстан Президенты.

Плей-оффның беренче раундында «Ак Барс» Омск «Авангарды» белән уйный. Узган Гагарин Кубогының ярымфинал сериясендә «Авангард» уенчылары кискен көрәштә казанлыларны җиңде. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бу юлы «Ак Барс» реванш алырга мөмкин.

Шулай ук ул хоккейчыларга сезонны җәрәхәтләрсез уйнап чыгуларын теләде. «Сездән матур һәм профессиональ хоккей көтәбез», — дип өстәде Татарстан Президенты.

«Ак Барс» капитаны Данис Зарипов республика җитәкчелегенә командага ярдәм итүләре өчен рәхмәтен белдерде, шулай ук Рөстәм Миңнехановка клубның яңа логотибы төшерелгән исемле джерси бүләк итте.

Очрашуда шулай ук «Ак Барс» ХК президенты һәм «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, Татарстан спорт министры Владимир Леонов, «Ак Барс» ның баш тренеры Дмитрий Квартальнов катнашты.

«Ак Барс» ның «Авангард» ка каршы беренче уены иртәгә, 2 мартта, «Татнефть-Арена» бозында узачак.


Фикер өстәү