Мишустин санкцияләргә каршы тору буенча оператив штаб белән җитәкчелек итәчәк

 Аның урынбасарлары – Россиянең беренче вице-премьеры Андрей Белоусов һәм Мәскәү мэры Сергей Собянин.

Премьер-министр Михаил Мишустин санкцияләргә каршы тору буенча оператив штабка җитәкчелек итәчәген, беренче вице-премьер Андрей Белоусовка һәм Мәскәү мэры Сергей Собянинга үзенең урынбасарлары вазыйфасы йөкләнәчәген белдергән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Хөкүмәт башлыгы искә төшереп үткәнчә, 2018 елдан бирле Россия икътисадын санкцияләр шартларында тотрыклы үстерү буенча Хөкүмәт комиссиясе эшләп килә. “Аның кысаларында санкцияләргә каршы тору буенча күп эшләнелде”, – дип билгеләп үткән Мишустин.
“Хәзер без комиссия эшен оператив штаб режимына күчерәбез”, – дип өстәгән ул.


Фикер өстәү