Депутат Олег Коробченко: “Илнең резервлары икътисадны тотрыклы рәвештә тотарлык дәрәҗәдә дип саныйм”

Атна башында Россия Үзәк банкы төп ставканы 20 процентка кадәр арттырды. Бу соңгы еллардагы рекордлы күрсәткеч дип бәяләнә. Моңа кадәр төп ставка 9,5 процент тәшкил итә иде. Үзәк банк мондый адым икътисади чикләүләр аркасында бәяләрнең тотрыклылыгын тәэмин итү, халыкта булган акчаның кыйммәтен саклау өчен кирәк дип аңлатты.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Олег Коробченко фикеренчә, килеп туган вазгыятьтә паникага бирелергә кирәкми. Илнең резервлары икътисадны тотрыклы рәвештә тотарлык дәрәҗәдә дип саный ул. “Төп ставканы 20 процентка кадәр күтәрү акча массасы белән спекуляцияләр булмасын өчен эшләнде. Мондый шартларда акчаны кулда сакламау хәерле. Доллар сатып алырга да кирәкми. Артык акчаны акцияләр яки милек сатып алуга тоту отышлырак”, – дип белдерде депутат «ВТ» хәбәрчесенә.


Фикер өстәү