Чит илләрдән дәүләт хезмәтләре порталына керү вакытлыча чикләнгән. Мондый карар DDoS-һөҗүм куркынычы арту сәбәпле кабул ителде, дип хәбәр итә «Объясняем.рф» порталы.
«Техник хезмәтләр бу мәсьәләне хәл итә, якын арада башка илләрдән дәүләт хезмәтләренә керү яңадан мөмкин булачак», — диелә хәбәрдә.
«Объясняем.рф» мәгълүмат порталында россиялеләрне кызыксындырган төрле сорауларга оператив, тикшерелгән һәм рәсми мәгълүмат табарга була.