“Бердәм Россия” партиясендә сайлаучыларның наказларын үтәү турында сөйләштеләр

Әйтелгән икән, эшләргә кирәк. “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлегенең сайлаучылар наказларын үтәү буенча комиссиясендә халыктан килгән гозерләрнең ничек хәл ителәүе турында сөйләштеләр. Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов җитәкчлегендә узган утырышта Татарстан Хөкүмәте карары белән расланган “Наказларны үтәү буенча юл картасы” буенча фикер алыштылар.

Комиссия рәисе Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, 2019 һәм 2020 еллардагы сайлау кампанияләре барышында сайлаучылардан килгән наказлар әкрен үтәлә. Аның әйтүенчә, республикада яшәүчеләрдән территорияләрне төзекләндерү, юлларны ремонтлау, балалар бакчалары, мәктәпләр төзү һәм башка борчыган мәсьәләләр буенча 8,8 меңгә якын мөрәҗәгать алынган. Республика “юл картасы”на 2433 чара кертелгән. Аларны үтәү вакыты тармак министрлыклары һәм районнар белән килештерелгән. Район һәм шәһәрләрдә дә “юл карталары» расланып, аларга 4 меңнән артыграк наказ кертелгән. “Әмма “юл картасы”н үтәү борчу тудыра, – дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов. – 2020 елда 468 чарадан нибары 388е (82,9%), 2021 елда 333 чарадан – 212се генә (63,7%) үтәлгән. Кайбер чараларны тормышка ашыру алдагы елларга күчерелгән, кайберләренең финанс чыганаклары билгеләнмәгән”.

Комиссия утырышында катнашучылар наказларның вакытында үтәлмәү сәбәпләрен программага кертелмәүләре һәм финанслау чыганакларындагы билгесезлек белән бәйләп аңлатты. Шул ук вакытта, аларның әйтүенчә, чараларны якындагы елларда гамәлгә ашыру буенча эш алып барыла.

Марат Әхмәтов, сөйләшүгә йомгак ясап, сайлаучыларның наказларын тизрәк үтәү өчен дәүләт хакимияте башкарма органнарының муниципаль хакимиятләр белән иңгә-иң торып эшләргә тиешлеген билгеләп үтте.


Фикер өстәү