Алтын куллы Илдар Гадиев: «Сандыкны искелек калдыгы, беркемгә дә кирәкмидер дип уйлый идем, ә кирәксенүчеләр күп икән»

Танышымның оныгы туды. Бүләк итим дип, бишек эзли башлады бу. Ярдәмләшү йөзеннән мин дә интернетка кереп киттем. Бишек тә таптым, беррәттән бу илаһи матурлыкның авторы Илдар Гадиев белән сөйләшеп тә алдым. Нәрсәсе белән җәлеп итте дисезме? Сәхнәне остаханәгә алыштыруы гаҗәбрәк тоелды. Сөйләшә торгач, алай ук түгел икәнлеге дә ачыкланды.

– Ташламадым мин сәхнәне. Җыенмыйм да. Башта рәссам һөнәрен үзләштергән идем, аннан Сәнгать институтының режиссура факультетында укыдым. Гомерем буена сәхнәдән төшмәдем. Фамилиям Гадиев булганга, «гап-гади Илдар» дигән кушамат та тактылар үземә. Татарстанның халык артисты Булат Сәлахетдинов белән концертлар алып бардык. Азнакай районының Татар Шуганы авылында Шәфәгать Салихов белән бергә уйнап үстек. Чаллыга ул чакырган иде. Бергәләп эшләдек. Рөстәм Хәйруллин, Гөлдания Хәйруллина кебек җырчылар ул вакытта Төзүчеләр мәдәният йортында эшләде. Татар яшьләренең «Кыйбла» клубын оештырдык. Резедә Шәрәфиева, Равил Галиев, Ринат Хәмәдиев зур сәхнәгә шуннан юл ярдылар. Чаллы язучыларының «Җидегән чишмә» клубында да әдәби кичәләр оештырдык. Шөгыльләрем күп минем. Барысы да иҗат белән бәйле. Курайда да, тальянда да уйныйм. Кайчагында, нинди көй соң бу, дип сорыйлар. Ә мин үзем дә белмим. Көйләр күңелемнән ургылып чыга. Үзем өчен генә шигырьләр дә язам. Картиналар иҗат итәм. Мәктәптә укыганда ук сырлап-сырлап, нәрсә икәне дә аңлашылмый торган рәсемнәр ясап утыра идем. Укытучыларның сөйләгәне башка да кермәгән кебек. Ә шул рәсемгә әллә никадәр вакыт үткәч карасам, сүзләренә кадәр искә төшә. Бервакыт килеп җитте шундый вакыт: агач сырлап утыра башладым. Әмма сәхнәдән китмәдем. Пандемия чире концертларны туктаткач, Фән Вәлиәхмәтов белән эшли башлаган идем. Галәмәт тә үзенчәлекле кеше ул. Менә тормышлар җайланып китсә, планнарыбыз бар әле: концертлар куярбыз дип торабыз.

– Агач сырлау дип бик гади генә әйтәсез кебек?

– Агачны уеп, чокып ясау дип тә әйтәләр инде аны. Минем үземә сырлап утырам кебек тоела. Рәсем ясаган кебек. Башта картиналар өчен рамнар ясадым. Чөнки үзем иҗат иткәннәрен урнаштырырга кирәк иде. Сырлый торгач, бик матур әйберләр килеп чыга. Сәгатьләр, таяклар, тартмалар… Ясаган берсен бүләк итеп барам. Җәвит Шакиров белән бергә укыган идек. Аның  юбилеена сандык бүләк иттем. Баштарак мин сандыкны искелек калдыгы, беркемгә дә кирәкмидер дип уйлый идем. Баксаң, кирәксенүчеләр күп икән. Әле, ул кадәрле сырлап утырмасагыз да ярый, дигән булалар. Ә мин  бер үк төрле ике әйбер ясый алмыйм. Күптән инде кулыма 1928 елда нәшер ителгән «Татар орнаментлары» дигән китап килеп кергән иде. Анда нинди генә бизәкләр юк! Бик илһамландыра, барысын да үз кулларым белән ясап карыйсы килә. Фәлән вакытка өлгертәм, дип вәгъдә дә бирмим. Бернинди станокларым да юк. Төп эш коралым – русча резак дип аталучы пычак. Бервакыт шулай, кызыбыз кияүгә чыга дип, гозерләп сандык ясап бирүемне сорадылар. Ризалаштым. Бәясен дә әйткән булдым. «Ник син әйберләреңне шул тикле арзанга сатасың?» – дип шаккаттылар. Сата белмим мин. Кем белә, бәлки дөнья өйрәтер әле.

Материалларны кайдан юнәтәсез?

– Төрле җирдән. Агач сайлау ул – бик нечкә эш. Аның составын, үзенчәлеген белергә кирәк. Бервакыт күршем, Илдар, бездә 1951 елда эшләнгән иске агач карават ята, сиңа кирәкмиме, ди. Карыйм: йомшак, ярылмый торган агачтан ясалган. Соңыннан, нишләп карават итеп кенә калдырмадым икән дип, үкенеп тә йөрдем әле. Базар, кибет тирәсеннән җиләк-җимешләр тутыру өчен файдаланылган ящиклар алып кайтам, чөнки аларның зыяны юк. Рам ясарга бик уңайлы. Төссез лак белән буягач, ялтырап китәләр. Агачны, чыннан да, бик белеп кулланырга кирәк. Мәсәлән, бишекне юкәдән генә ясыйлар, чөнки аның исе килми. Каен бик каты, усак ярылып китә. Нарат, чыршыдан сумала исе килә. Бервакыт шулай берәүгә нарат агачыннан сандык ясарга туры килгән иде. Киемнәрен таслап салып куйган бу. «Бер киемемне дә кия алмыйм, исе килә», – дип зарланып туя алмады. Хәзер сандыкларны эчке ягыннан кызыл бәрхет белән тышлыйм. Кызыл төс байлык чакыра дигән гыйбарә бар бит татар халкында. Кечерәк итеп тә ясыйм. Туйларда аны котлау открыткалары, бүләкләр салу өчен кулланалар.

Мондый осталык барыбер балачактан киләдер?

– Әллә ни майтарганымны хәтерләмим. Бервакыт шулай Хөсникамал әби, агач сырлап утырган буласың, миңа орчык ясап бир әле, дигән иде. Бик тырыштым. Тиз, тигез әйләнә орчыгың, дип әби бик мактады. Әтием, аның энесе Сәләхетдиннең кулыннан килә иде. Ул вакытта сатып алырга юк бит. Караватлар, өстәл-урындыкларны, гомумән, нәрсә кирәк – барысын да үзләре эшләделәр. Минем әни тегүче иде, бөтен авылны киемле итте, әти заготконторада эшләде. Димәк, минем бөтен әйберем булган. Шуңа күрә зур эшләргә тотынмаганмын да, ахры.

Сез авыл малаемы?

– Авылдагы бәләкәй өем – остаханәм. Яшьрәк чакта авылда төпләнергә җыенган кешеләргә шакката торган идем. Олыгайган саен туган җир тарта икән. Шунда кайтып китәргә генә торам. Чаллыда балалар, оныклар яши бит инде. Балалар бакчасына, мәктәпкә, төрле түгәрәкләргә дә йөртәсе бар. Хатыным әрләгән була, качып йөрисең, ди. Ә мине һаман да шул бәләкәй йортым үзенә тарта. Шуны ремонтлап куясы бар әле. Һич кенә дә кулым җитми. Ялкаурак, ахры, мин. Төннәр буе йокламый әллә ниләр уйлап ятам. Башка әллә нинди фикерләр килә. Пенсиягә чыгып, азрак вакыт үткәч, әллә нинди эшләргә тотынырмын, шул вакытны көтеп йөрим кебек тоела.

– Ялкау дигәнегез белән килешеп булмый. Эшләгән эшләрегез бихисап.

– Күңелне иркәләп торырлыклары да бар инде. Берничә ел элек Санкт-Петербургта уздырылган Россия Сабан туена ишегалды өчен капка ясарга куштылар. Анда Татарстан исеменнән Азнакай районы чыгыш ясаган иде. Бер ай эшләдем мин аны. Бик матур килеп чыкты. Бәйрәмгә килүчеләр фотосессия ясап рәхәтләнделәр. Иптәшләрем, шаяртып, шул капка янында һәрберсеннән өч тәңкә акча сорап торсаң да, миллионер булып кайта идең бит, диделәр. Аннан «Дуслык» басмасы ясадым. Башкортстанның Бакалы районына бәйрәмгә алып бардым. Соңыннан: «Гади басмасына басып теләкләреңне теләсәң, бөтенесе дә кабул була», – дип сөйләнеп йөрделәр.

– Туган җирегез турында шундый илһамланып сөйлисез…

– Әйттем бит, баш-аягым белән шунда кереп чумдым. Әле менә фольклор буенча фестиваль үткәрергә җыенып йөрибез. Матур бит безнең Азнакай. Ул таулары тагын! Диңгез өстеннән 362 метр биеклектә. Сезне өстән генә карап торабыз. Шаяртам гына инде. Җитдирәк сөйләшсәк, минем, чыннан да, туган як тарихын өйрәнергә исәбем бар. Шул җәһәттән авылда музей ачарга җыенабыз. Мин элек концертлар алып барганда, тамашачылар күңелен күреп, «миңа не везет» дип мәзәкләр сөйләп йөри идем. Әйтерсең лә, юраган юш килә. Укуымны тәмамлап, эшкә кайткан идем – клуб ябылды, партиягә керәм дип документлар әзерләп кенә бетердем, анысын да юк иттеләр. Инде лаеклы ялга чыгам дип шатланып йөргәндә генә, пенсия яшен озайттылар. Шуңа күрә ул-бу була күрмәсен, хыяллар тормышка ашып, эшләп бетерергә язсын дип телим.

Әңгәмәдәш – Фәния Әхмәтҗанова

 


Фикер өстәү