Путин Думага “координацияләүче дәүләт” төшенчәсен гамәлгә кертүне хуплауны тәкъдим иткән

Аның ярдәмендә Күмәк иминлек турында килешү оешмасының (ОДКБ) күмәк тынычлык урнаштыру көчләре булдырылырга мөмкин.

Россия Президенты Владимир Путин бүген Дәүләт Думасына ОДКБның тынычлык урнаштыру эшчәнлеге турында килешүгә үзгәрешләр кертү хакында беркетмәне ратификацияләүгә (юридик көч бирү дигәнне аңлата) керткән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. Анда “координацияләүче дәүләт” төшенчәсен кертү күздә тотылган. Беркетмә Думаның электрон базасына урнаштырылган.

“Беркетмә нигезендә “координацияләүче дәүләт” төшенчәсе кертелә һәм, аның ярдәмендә, БМОның тынычлыкны саклау операцияләрендә куллану өчен, Күмәк иминлек турында килешү оешмасының күмәк тынычлык урнаштыру көчләрен булдыру күздә тотыла”. – диелгән документка аңлатма язуында.
Беркетмәгә 2021 елның 16 сентябрендә Душәнбе шәһәрендә кул куелган.


Фикер өстәү