Чүпрәле районында югалган 14 яшьлек малай табылган

Кичә, Чүпрәле районының Зур Чынлы авылында югалган 14 яшьлек үсмер табылган. Малай исән-сау. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, кичә Данис Фәизовның югалганы хакында хәбәр таралды. Ул 1 март көнне кичке якта өеннән чыгып киткән булган. Малайның гаиләсе аны эзләүдә катнашучыларга һәм ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт җиткерә.


Фикер өстәү